Ютазы районы территориясендә, Акбаш авылыннан 2,5 км көнбатыштарак урнашкан.

1972 елда билгеләнә. Мәйданы 2,5 га.

Элеккеге нарат урманы урынында Дим елгасы үзәненең сулъяк яр сөзәклегендәге болын һәм ташлы дала участогын били.

Дала үсемлекләренең 100 гә якын төре, шул исәптән ТРның Кызыл Китабына кертелгән: иенке шалфей, тимгелле зәңгәрбаш, күпьеллык җитен, тәбәнәк миндаль билгеләнгән.

Фәнни һәм тарихи әһәмияткә ия.

1968 елда М.В.Марков җитәкчелегендә Казан университетының геоботаник экспедициясе тарафыннан тикшерелә.