Административ-территориаль буйсынуы

1929 елда өч торак пункт (Заозерный, Зеленый Луг, Гарь) җирлегендә нигезләнә.

Нигезләнгән вакытыннан поселок ТАССРның Чистай кантоны Яңа Чишмә волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Яңа Чишмә, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1983 елның 26 апреленнән – Яңа Чишмә районында.

Хәзер – Красный Октябрь авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда поселокта «Красный Октябрь» колхозы (беренче рәисе – Н.А.Афанасьев) оештырыла. 1957 елдан поселок – «Красный Октябрь» совхозының (аңа шулай ук Гарь поселогы, Акбүре, Рус Волчья Бистәсе, Екатериновка, Новопоселенная Лебёдка, Сөлчәбаш авыллары, юкка чыккан Новая Жизнь поселогы, Красный Угол авылы хуҗалыклары керә) үзәк утары.

1961 елда совхоз «Красный Октябрь» тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгына үзгәртеп корыла. Аның төп бурычы бөртеклеләрнең элита сортларын үстерү һәм Кама аръягы районнары хуҗалыкларын тәэмин итү була. 1962 елда совхоз Мәскәүдә уздырылган Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ) катнаша (борчактан югары уңыш алган өчен беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнә).

1967 елда «Красный Октябрь» тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы 2 мөстәкыйль хуҗалыкка бүленә: «Красный Октябрь» тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы («Красный Октябрь» совхозы поселогы – үзәк утар, аңа шулай ук Гарь поселогы, Екатериновка, Новопоселенная Лебёдка авыллары да керә) һәм «Буревестник» совхозы (үзәк утары – Рус Волчья Бистәсе авылы). 2004 елда «Красный Октябрь» тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы бетерелә. Аның җирлегендә бөртекле ашлык җитештерүче «Кулон» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте оештырыла. Шулай ук «Зубов А.В.», «Козлов В.А.» крестьян-фермер хуҗалыклары эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1933 елда поселокта башлангыч мәктәп ачыла, ул 1944 елда – җидееллык, 1961 елда – сигезьеллык, 1969 елда – урта (1977 елдан яңа бинада), 1996 елда – лицей, 2015 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Мәдәният йорты (1933 елдан), китапханә (1933 елдан уку йорты буларак ачыла), «Солнышко» балалар бакчасы (1933 елдан; 2001 елдан яңа бинада), фельдшер-акушерлык пункты (1943 елдан), мәктәп каршында туган якны өйрәнү музее (1999 елдан, оештыручысы – О.П.Трунова); мәдәният йорты каршында «Задорушка» вокаль коллективы (2017 елдан) эшли.

Төзекләндерелгән «Красный Октябрь» чишмәсе бар.

Күренекле кешеләре

Е.А.Белоглазов (1957 елда туган) – зоотехник, «Красный Октябрь» колхозы рәисе (1985–2012), Татарстан Республикасының һәм РФнең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.

Халык саны

1938 елда – 213,
1949 елда – 422,
1958 елда – 217,
1970 елда – 514,
1979 елда – 510,
1989 елда – 795,
2002 елда – 706,
2010 елда – 621,
2020 елда – 538 кеше (руслар – 66%, татарлар – 27%).