Биографиясе

1850 елның 26 апреле, Тифлис – хәзерге Тбилиси – 1911 елның 4 сентябре, Австрия, Рива шәһәре.

1879 елда Дерпт университетын тәмамлый. 1879–1884 елларда хәрби-медицина хезмәтендә, 1885 елдан Хәрби-медицина академиясендә. 1888 елдан Хатын-кызларның югары медицина курсларында укыта (Санкт-Петербург).

1893 елдан Казан университетында профессор, балалар авырулары кафедрасы мөдире. Медицина факультетында балалар клиникасын (соңрак В.К.Меньшиков исемендәге) оештыручыларның берсе.

Шәкертләре арасында: В.К.Меньшиков, Е.М.Лепский, А.Ф.Агафонов.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре балаларда калкансыман биз авыруларын аныклауга һәм билгеләүгә карый. П.М.Аргутинский-Долгоруков плазмодийлар морфологиясен өйрәнә, Россиянең Европа өлешендә малярия таралу картасын төзи. Клиника лабораториясендәге бактериологик һәм гистологик материаллардан, макро һәм микропрепаратлардан файдаланып, медицина факультетында педагогик процессны оештыруны камилләштерә.

Хезмәтләре

О способе определения азота в органических соединениях. Казань, 1888.

Әдәбият

Биографический словарь профессоров и преподавателей Императорского Казанского университета (1804–1904). Казань, 1904. Ч.2.

Казанский медицинский институт (1814–1989). Казань, 1989. Ч.1.