Эчтәлек

Убырлы карчык рус фольклорындагы Баба-яга образына якын.

Төрле предметларга (дегет мичкәсе, утлы тәгәрмәч һ.б.), хайваннарга (бүре, мәче, тычкан һ.б.) әверелә ала.

Әкиятләрдә убырлы карчык – башлыча тискәре персонаж, кешегә дошман булган көч. Карчык рәвешенә кереп, геройның ышанычын ала, канын суыра, аны ашый, суда батыра, ташка әйләндерә («Әйгали батыр», «Гөлчәчәк», «Ике туган» һ.б. татар халык әкиятләре).

Кайбер әкиятләрдә убырлы карчыкның асылда иблис икәнлеген аңлап алган герой, фаш итү белән янап, аны үзенә хезмәт итәргә мәҗбүр итә. «Таңбатыр» татар халык әкиятендә авыруларны йотып, аларны сау-сәламәт килеш төкереп чыгара. «Үги кыз» әкиятендә ярлы кызга байлык бирә.

Кайбер тикшеренүчеләр әлеге образны зирәк карчыклар өстенлек иткән матриархат чоры белән бәйлиләр.

Шулай ук кара: Убыр.

Әдәбият

Татар халык иҗаты: әкиятләр. Казан, 1977. 1 кит.; 1978. 2 кит.

Татар халык иҗаты: риваятьләр һәм легендалар. Казан, 1987.

Пропп В.Я. Исторические корни волшебной сказки. Л., 1946.

Автор – Ф.И. Урманчеев