Убырга охшаш персонаж чуашлар (вупар) һәм славяннар (упырь) фольклорында очрый.

Эченә убыр кереп утырган кешене «убырлы кеше» дип йөрткәннәр (кара: Убырлы карчык).

Көнбатыш Себер татарларында убыр – үлгән сихерченең яки үз-үзенә кул салучының җаны.

Ышанулар буенча, убырны тотып булмый, ул ут йомгагына әверелә һәм очкын булып сибелеп юкка чыга.

Убыр яшь терлекләрне урлый, сыерларның сөтен һәм канын суыра, кешеләргә авырулар җибәрә. Убырлы кеше үлгәннән соң, убыр аның каберендә яши, төннәрен чыгып йөри; каберенә имән казык кагып кына аннан котылып була дип саналган.

Убыр татар халык әкиятләрендә («Убыр» һ.б.), мәкаль һәм әйтемнәрдә («Убыр симермәс, угры баемас»; «Убыр упкан табылмас, пәри суккан сау булмас» һ.б.), йола фольклорында һ.б. очрый.

Әдәбият

Татар халык иҗаты: Риваятьләр һәм легендалар. Казан, 1987.

Автор – Ф.И. Урманчеев