Тарихы

Авыл 1646−1652 еллардан Норатлеива авылы буларак билгеле. Революциягә кадәрге чыганакларда Рус Наратлеи буларак мәгълүм.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә (XIX йөзнең беренче яртысында хуҗалары арасында − М.М.Матюнина-Реслейн − Казан дары заводы командиры генерал-майор Ф.И.Реслейнның хатыны, кызы М.Ф.Реслейн). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек асрау.

Авыл Өтәк авылының Тихвин чиркәве приходына карый.

XX йөз башында авылда су тегермәне, ярма яргыч, вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 256 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Зөя өязе Әҗил волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән — Норлат-Ачасыр, 1927елның 1 августыннан — Норлат, 1963 елның 1 февраленнән — Яшел Үзән районында.

Хәзер Рус Әҗиле авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Жёлтые пески” колхозы оештырыла. 1958 елдан авыл зурайтылган “Комсомолец” колхозы составында (үзәк утары Рус Әҗиле авылында, 1994 елдан “Комсомолец” күмәк предприятиесе).

Халык сны

1782 елда — 39 ир заты;
1859 елда — 169,
1897 елда — 276,
1908 елда — 348,
1920 елда — 356,
1926 елда — 401,
1938 елда — 375,
1949 елда — 155,
1958 елда — 127,
1970 елда — 87,
1979 елда — 42,
1989 елда — 22,
2002 елда — 14,
2010 елда — 19,
2017 елда — 11 кеше (руслар).