7 төре билгеле, Европа, Көнчыгыш һәм Көньяк-көнчыгыш Азиядә очрыйлар.

ТР территориясендә 2 төре яши.

Гади кичке ярканат (N. noctula) барлык районнарда бар.

Гигант кичке ярканат (N. lasiopte­rus) – бик сирәк төр. Киң яфраклы һәм катнаш урманнарда яши. Карт агач куышларында, сирәк кенә каралтыларда оялый. Гигант кичке ярканат кышлау өчен көньякка очып китә.

Гәүдәсенең озынлыгы 70 тән (гади кичке ярканат) 104 мм га (гигант кичке ярканат) кадәр. Гәүдәсе бәрхетсыман кыска мех белән капланган. Канатлары тар, озын. Күзләре гадәттән тыш кечкенә. Күрү сәләте начар, ишетү һәм сизү органнары яхшы үскән. Эңгер-меңгердә һәм төнлә актив. Кичке ярканатлар оча торган бөҗәкләр белән тукланалар, аларны еш кына зур биеклектә аулыйлар. 1-2 бала чыгаралар. 12 яшькә кадәр яшиләр.

Гигант кичке ярканат ТРның Кызыл китабына кертелгән.