Урнашуы

Татарстанның көнбатыш өлешендә, Колаңгы (Ульяновск – Зөя линиясе) тимер юл станциясеннән 18 км көньяк-көнбатыштарак, Бәрле елгасы буенда урнашкан. Казанга кадәр 120 км.

Тарихы

Казан ханлыгы чорында нигез салына. XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, 3 җил тегермәне, 3 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1844 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязе Ульянково волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантоны составында. 1927 елның 14 февраленнән Ульянково районында, 1927 елның 1 августыннан Кайбыч районы үзәге, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1965 елның 4 мартыннан Апас районы составында, 1991 елның 19 апреленнән кабат район үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Кызыл Кайбыч” авыл хуҗалыгы артеле оештырыла, 1945 елда “Кызыл Кайбыч” һәм Сталин исемендәге колхозларга бүленә, 1950 елда Сталин исемендәге колхозга (Кошман, Кече Кайбыч, Морат авыллары) берләштерелә, 1961 елда “Правда” колхозы итеп үзгәртелә. 1994 елдан “Правда” крәстияннәр хуҗалыгы ассоциациясе. Хәзер авыл территориясендә “Ак Барс Кайбыч” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте авыл хуҗалыгы предприятиесе һәм “Кайбыч урман хуҗалыгы” урнашкан (1931 елдан; аның үсешенә ТАССР һәм РФнең атказанган урманчысы И.Х.Хаффазов зур өлеш кертә).

Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1927 елда тулы булмаган урта мәктәп эшли, 1937 елда урта мәктәп (1984 елда яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә. 1999 елда мәктәптә төбәк тарихын өйрәнү музее (оештыручысы – Р.Д.Насыйбуллина, экспозициясендә 130 саклау берәмлеге исәпләнә) ачыла.

Авылда балалар бакчасы (2004 елдан), район Мәдәният йорты, Галия Кайбицкая исемендәге музей (1998 елдан), Кайбыч төбәге музее (2019 елдан), 2 үзәк китапханә (өлкәннәр һәм балалар өчен), Үзәк район хастаханәсе (1929 елда участок хастаханәсе буларак ачыла), икмәк комбинаты, 2 мәчет (Үзәк мәчет 1994 елда ачыла) бар.

Мәдәният йорты каршында “Дуслык” фольклор ансамбле (1991 елдан, 2013 елдан “халык” исемен йөртә, оештыручысы – С.П.Зыядиева), “Ак җилкән” театр коллективы (1994 елдан, 2016 елдан “халык” исемен йөртә, оештыручысы – А.А.Биктаһиров), “Әкият” балалар курчак театры (2005 елдан, 2017 елдан “халык” исемен йөртә, оештыручысы – В.М.Сафиуллина), “Авыл дэнс” хореография коллективы һәм “Авыл дэнс” балалар хореография коллективы (2011елдан) эшли.

Өстәмә белем бирү өлкәсендәге учреждениеләр: “Экология, мәдәният, мәгариф” мәктәптән тыш эшләр үзәге (2013 елдан), Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе (2000 елдан), Балалар сәнгать мәктәбе.

Спорт инфраструктурасына йөзү бассейны белән “Салават күпере” спорт-сәламәтләндерү комплексы (2015 елдан), “Кайбыч” боз шугалагы (2014 елдан) керә. 2015 елда ял паркында универсаль спорт мәйданчыгы ачыла.

Геройлар аллеясы белән Җиңү паркы (2017 елда), ял паркы (2016 елда) һәм “Канәфер” чишмәсе (2012 елда) төзекләндерелә.

“Кайбыч колхозчысы” дип аталган Пе-8 бомбардировщигына (2015 елда), мемориал белән әфганчы-хәрбиләргә “Хәтер уты” (2016 елда) һәйкәлләре һәм Җиңү паркында “Казан каймасы” һәйкәле (2017 елда) куела.

1998 елда Галия Кайбицкая музее ачыла (1996 елда нигез салына). Махсус бинада урнаштырыла, аның проектын төзүдә Г.М.Кайбицкаяның улы архитектор С.С.Айдаров катнаша. Музейның гомуми мәйданы –108,5 кв.м, экспозиция мәйданы – 95,4 кв.м, фондларда 1662 саклау берәмлеге исәпләнә.

Даими ике: мемориаль, этнография экспозиция заллары һәм музыка салоны эшли. Җырчының шәхси әйберләре: җиһазлар, китаплар, автографлар, ноталар, театр костюмнары һәм гаиләсенең истәлекле ядкәрләре куелган. Кыйммәтле экспонатлар арасында Галия Кайбицкаяның “Тормыш хәлем” мемуары һәм Төхфәтуллиннарның гаилә мөһере бар.

Этнография бүлегендә XIX–XX йөзләрдә Кайбыч төбәгендә яшәүче татарлар, руслар, чуашлар, керәшен татарларның көнкүреш әйберләре, костюмнары куелган.

2019 елда Кайбыч төбәге музее ачыла. 1955 елда төзелгән, хәзер реставрацияләнгән агач бинада урнашкан. Гомуми мәйданы – 330,2 кв.м, экспозиция мәйданы – 160 кв.м, фондларда 1200 саклау берәмлеге исәпләнә. “Кайбыч төбәге тарихы” экспозициясе даими эшли, ул районның табигате, археология, этнография һәм күренекле кешеләренә багышлана.

Күренекле кешеләре

Ә.Җ.Гайсаров (1906 –1980 елдан соң) – Бөек Ватан сугышы елларында Белоруссиядә партизаннар хәрәкәте җитәкчеләренең берсе, Белоруссия ССРның хакимият-хуҗалык эшлеклесе (1944–1977 елларда);

Р.А.Гарәфетдинов (1936 елда туган) – тарих фәннәре докторы, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, РФнең атказанган югары мәктәп хезмәткәре;

Р.Г.Заһидуллин (1932–1998) – авыр йөк автомобильләрен йөртүче, Социалистик Хезмәт Герое, ТАССР Югары Советы депутаты (1975–1980 елларда);

Н.Г.Ханзафаров (1937 елда туган) – әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, ТР Дәүләт бүләге лауреаты;

Ә.Г.Шамин (1912–1979) – язучы.

Халык саны

1782 елда – 209 ир-ат;
1859 елда – 1158,
1897 елда – 1864,
1908 елда – 2193,
1920 елда – 1969,
1926 елда – 1527,
1938 елда – 1816,
1949 елда – 1782,
1958 елда – 1861,
1970 елда – 1575,
1979 елда – 1328,
1989 елда – 942,
2002 елда – 1578,
2010 елда – 1600,
2017 елда – 1788 кеше (татарлар).