Тарихы

Авыл XVIII йөз уртасында Новопоселённый Починок по речке Утенгиш буларак нигезләнә. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында дәүләт крәстияннәре катлавына керә (элекке ясаклы татарлар). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек асрау, чабата үрү, олаучылык кәсепчелеге таралган була.

1893 елда мәхәллә оештырыла һәм мәчет салына (беренче имам-хатибы – Ә.Камалетдинов).

XX йөз башында шулай ук мәктәп (1909 елда 24 ир бала һәм 17 кыз бала укый), вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 238,8 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Кукмара волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан — Дөбъяз, 1938 елның 4 августыннан — Юдино, 1958 елның 16 июленнән Яшел Үзән районында.

Хәзер Олы Җәке авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1957 елдан авыл − “Ключи” кошчылык (үзәк утары Большие Ключи авылында), 1970 елдан “Уразлы” җимеш-яшелчәчелек совхозлары (үзәк утары Олы Җәке авылында, 1994 елдан күмәк предприятие, 2001−2013 елларда ”Уразлы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять) составында.

Халык саны

1782 елда — 9 ир заты;
1859 елда — 112,
1897 елда — 198,
1908 елда — 221,
1920 елда — 208,
1926 елда — 293,
1938 елда — 296,
1949 елда — 300,
1958 елда — 249,
1970 елда — 215,
1979 елда — 138,
1989 елда — 52,
2002 елда — 32,
2010 елда — 13,
2017 елда — 14 кеше (татарлар).