Эчтәлек

Атамасы диварларының төсенә карап бирелгән.

1815–1819 елларда Казан сәүдәгәре Әхмәт Исхаков (Заманов) иганәсенә төзелә.

Архитекторы билгесез.

Башта ул ике катлы, ике заллы, түбә уртасына куелган манаралы классицизм стилендәге була. Буй як фасадларның өч тәрәзәсендә портиклар элек өчпочмаклы фронтоннар (сакланмаган) белән төгәлләнгән.

1864 елда мәчет сәүдәгәр Г.Б.Мөстәкыймов иганәсенә көньягыннан киңәйтелә һәм койма белән уратып алына (архитектор П.И.Романов проекты). Нәтиҗәдә мәчетнең турыпочмаклы михраб урнашкан залы киңәя, аның астында – 1 катта әйберләр саклау урыны була.

1907 елда Казан сәүдәгәре Г.Ә.Ишморатов иганәсенә көнбатыш һәм көнчыгыш якларында 2 катлы янкормалар төзелә, алар мәчетнең баштагы өлеше белән бер үк стильдә бизәлә. Бина «Т» рәвешендәге форма ала.

1930 еллар башында мәчет ябыла, манарасы сүтелә. Көньягындагы янкормасы биегәйтелә һәм икенче каты 2 яруска бүленә, фасадында өстәмә тәрәзәләр уела.

Зәңгәр мәчет 1993 елда дин тотучыларга кире кайтарыла.

Әдәбият

Халитов Н.Х. Архитектура мечетей Казани. Казань, 1982;

Мечети Татарстана/ Сост. Надырова Х.Г., Салихов Р.Р., Хайрутдинов Р.Р.  Казань, 2000.

Автор – Н.Х.Халитов