Тарихы

1880 елда нигез салына. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 416 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Яңа Писмән волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Бөгелмә, 1935 елның 10 февраленнән – Яңа Писмән, 1955 елның 18 августыннан Лениногорск районында.

Хәзер Писмән авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында поселокта “Память Куйбышева” колхозы оештырыла, 1937 елдан – “Крестьянин” колхозы, 1957 елдан – “Лениногорский” совхозы составында.

Халкы күбесенчә “Ялтау” ачык акционерлык җәмгыятендә (2007 елдан) эшли, кырчылык һәм дуңгыз асрау белән шөгыльләнә.

Төзекләндерелгән “Веселый ключ” чишмәсе бар.

Халык саны

1889 елда – 107,
1900 елда – 94,
1910 елда – 116,
1920 елда – 305 (Тукмак авылы халкы белән),
1926 елда – 198,
1938 елда – 123,
1949 елда – 67,
1958 елда – 75,
1970 елда – 99,
1979 елда – 72,
1989 елда – 45,
2002 елда – 113,
2010 елда – 117,
2017 елда – 123 кеше (руслар – 46%, татарлар – 33%).