Эчтәлек

XIX йөздә – XX йөз башында Казан губернасында В.Л.Свечниковның чыпта-кап сугу кәсепханәсе (Казан; 1866 елда нигезләнә; 50 эшче; елга 8700 сумлык товарлар җитештерелә), А.Я.Логутов чыпта-кап сугу фабрикасы (Чистай шәһәре; 1867 елда нигезләнә; 167 эшче; елга 19 мең сумлык продукция җитештерелә), М.В.Колчуринның чыпта һәм дегет ясау кәсепханәсе (Чистай өязенең Елаур авылы; 1870 елда нигезләнә; 200 эшче), В.Н.Володинның аркан һәм бау ишү предприятиесе (Мамадыш өязенең Кукмара авылы; 1880 елда нигезләнә), Н.А.Назаровның чыпта-кап сугу һәм мунчала кәсепханәсе (Чистай шәһәре, 1886 елда нигезләнә; 145 эшче; елга 21 мең сумлык продукция чыгарыла).

Чыпталар, мунчала, баулар, арканнар җитештерелә.

Әдәбият

Фабрично-заводские предприятия Российской империи. СПб., 1909.