Биографиясе

1904 елның 12 сентябре, Оренбург губернасы, Актүбә өязе Григорьевка авылы – 1972 елның 21 августы, Актүбә өлкәсенең Челкар шәһәре.

Туган ягында эшли.

1941 елның июнь аеннан Кызыл Армия сафларында, августтан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 51 нче армиянең 1504 нче моторлаштырылган инженерлар батальонында отделение командиры, 110 нчы аерым моторлаштырылган штурмлау инженер-саперлар батальонында отделение командиры (13 нче армиянең 23 нче моторлаштырылган штурмлау инженер-саперлар бригадасы).

4 нче һәм 1 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Мелитополь (1943 ел), Кырым (1944 ел) һәм Берлин (1945 ел) һөҗүм операцияләрендә катнаша.

1944 елның 9 апрелендә Армянск шәһәреннән (Кырым) 25 км көнчыгыштарак сугыш операцияләрендә батырлык күрсәтә: отделение составында дошманның көчле уты астында мина кырлары һәм тимерчыбыклы киртәләр аша үтү юллары ясый, бу укчы подразделениеләргә дошманга каршы тоткарлыксыз һөҗүм итү мөмкинлеген бирә; 1945 елның 27–28 гыйнварында Люблин шәһәреннән 15 км көнчыгыштарак дошманның өзлексез көчле уты астында саперлар төркеме составында Одер елгасы аша салынган күперне төзәтә, контузия алса да, сугышчан бурычын үтәүне дәвам итә.

1945 елның 15 апреленнән 16 апреленә каршы төндә Нейсе елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә: сугышчылар белән елганы кичеп чыгып, мина кыры аша үтү юлы ясый, ут нокталарын юк итә; Рәфыйков җитәкчелегендә отделение паром кичүе ача.

1945 елда демобилизацияләнә.

Челкар шәһәрендә яши. Геоллгик эзләнүләр экспедициясендә бригадир булып эшли. 1945 елның 24 июнендә Җиңү парадында катнаша.

Медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Кавалеры ордена Славы трёх степеней: Краткий биогр. словарь. М., 2000.

Автор – М.З.Хәбибуллин