Тарихы

1730–1740 елларда Иске Элмәле авылының чукындырылмаган йомышлы чувашлары тарафыннан Кама аръягы чик сызыгының Чирмешән кирмәне оставкадагы солдатларына бүлеп бирелгән җирләрдә нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Калмыкова, Новый Климовый Куст исемнәре белән дә искә алына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында чиркәү-приход мәктәбе (1899 елда ачыла), шәраб һәм 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1294 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Күтәмә волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Беренче Май, 1963 елның 1 февраленнән – Лениногорск, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Чирмешән районында.

Хәзер – Яңа Элмәле авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда Калинин исемендәге колхоз оештырыла. 1958 елда аңа “Большевик” колхозы (Иске Элмәле авылы) (үзәк утары – Яңа Элмәле авылы) керә, 1963 елда Ильич исемендәге колхоз (үзәк утары – Яңа Элмәле авылы) итеп үзгәртелә, 1996 елдан Ильич исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли. 2005 елдан “Ильмово” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2008 елдан “Сөлчә” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы башлыча үсемлекчелек, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1919 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла. 1935 елда – җидееллык, 1951 елда – урта мәктәп итеп үзгәртелә (1951 елда һәм 1980 елларда яңа бина төзелә). 2017 елга кадәр балалар бакчасы эшли.

Мәдәният йорты (1920 еллар ахырында яңа бинада клуб буларак, 1940, 1985, 2014 елларда яңа бина салына), китапханә (1925 елдан уку өе буларак, 1945 елдан соң хәзерге статуста, 1985 елдан яңа мәдәният бинасында урнаша), фельдшер-акушерлык пункты (2018 елдан яңа бинада) бар.

Мәдәният йорты каршында “Пилеш” чуваш фольклор (1992 елдан, 2001 елдан халык ансамбле, оештыручысы – Т.П.Давыдова), “Лейся песня” (1997 елдан) инструменталь ансамбльләре, “Пултаруллах” театр (2004 елдан), “Илемпи” вокаль (2007 елдан) коллективлары хезмәт күрсәтә.

Төзекләндерелгән “Мерчен” чишмәсе бар.

Авыл янында археология истәлекләре – Яңа Элмәле авыллыгы (Имәнкискә культурасы, монголларга кадәрге болгар ядкәре) табыла.

Күренекле кешеләре

П.В.Афанасьев (1942 елдан туган) – язучы, тәрҗемәче, журналист, Чуаш Республикасының халык шагыйре, М.Сеспель исемендәге Чувашия комсомолының бүләге лауреаты, Чуваш Республикасы Дәүләт бүләге лауреаты, Чуваш Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе;

Д.Н.Михлеев (1942–2018) – кинорежиссер, язучы;

Н.Х.Паймуратов (1929–2006) – шагыйрь, журналист.

Халык саны

1782 елда –85 ир-ат;
1859 елда – 489,
1897 елда – 956,
1908 елда – 1067,
1920 елда – 1198,
1926 елда – 1055,
1949 елда – 1218,
1958 елда – 1241,
1970 елда – 1405,
1979 елда – 991,
1989 елда – 623,
2002 елда – 626,
2010 елда – 685,
2020 елда – 599 кеше (чувашлар).