«Фома Гордеев» (1899), «Ана» («Мать», 1907), «Артамоновлар эше» («Дело Артамоновых», 1925), «Клим Самгинның тормышы» («Жизнь Клима Самгина», 1927–1936), романнары, «Балачак» («Детство», 1913–1914) «Малайлыкта» («В людях», 1916), «Минем университетларым» («Мои университеты», 1923) автобиографик трилогиясе, пьесалар, хикәя, шигырь, истәлек, очерк, памфлет, әдәби тәнкыйть мәкаләләре авторы.

М.Горький – Казанда

Университетка керү максаты белән 1884 елда Казанга килә, ләкин 2 еллык башлангыч белем белән бу мөмкин булмый.

Елга портында йөк ташучы, генерал Корнэ хатынында бакча караучы һәм ишегалды себерүче, кибетче А.С.Деренковның пекарнясендә ярдәмче булып эшләп йөри.

1887 елда күңел төшенкелеге кичерә (Мария Деренкова аның мәхәббәтенә җавап кайтармый, яраткан әбисенең үлгән хәбәре килә) һәм үз-үзенә кул салырга тырышып карый. Соңыннан бу хәлне Горький «кабахәтлек һәм тормышның рәхимсезлеге каршында куркып калу» белән аңлата.

1885 елда ул народниклар түгәрәкләренә йөри, яшерен әдәбият укый башлый.

1888 елның июненнән сентябренә кадәр Иделдәге Красновидово авылында (хәзерге Кама Тамагы районы) яши.

Казанда узган еллары Горькийның берничә әсәрендә чагыла: «Бервакыт көз көнендә» («Однажды осенью»), «Каптырма мәсьәләсе» («Дело с застежками»), «Акулина әби» («Бабушка Акулина», барысы да 1895), «Коновалов» (1896), «Элекке кешеләр» («Бывшие люди», 1897), «Егерме алты һәм берәү» («Двадцать шесть и одна», 1899), «Макар тормышыннан бер вакыйга» («Случай из жизни Макара», 1912) «Хуҗа» («Хозяин», 1913), «Җиңел кеше» («Лёгкий человек», 1917), «Минем язарга өйрәнүем» («О том, как я учился писать», 1919) һәм башкалар.

Татарларны «аек акыллы, пакьлек яратучы, хезмәт сөюче, максатка ирешү юлында күңел нечкәлеген үҗәтлек белән берләштерә белүче халык» дип бәяли.

 Казанда яшәгән елларын соңрак Горький үзенең шәхес буларак формалашу чоры дип танып: «Физик яктан мин Түбән Новгородта, рухи яктан Казанда тудым. Казан – минем иң яраткан «университетларымның» берсе», – дип яза.

1928 елда Горький кабат Казанга килә һәм шуннан башлап татар язучылары (К.Нәҗми, Г.Кутуй, Г.Минский, Ш.Усманов, Г.Толымбайский һәм башкалар) белән ике арада тыгыз дуслык урнаша. М.Н.Елизаровага язган хатында ул болай ди: «Мин чын күңелдән татар поэзиясе һәм прозасының чәчәк атуын телим. Ләкин бу максатка әдәбият мәсьәләләренә таләпчән караганда гына ирешеп була».

Горький әсәрләренең күбесе татар теленә тәрҗемә ителгән. Бу эш белән күренекле язучылар С.Әдһәмова, Г.Камал, Ш.Камал, А.Шамов, И.Гази, М.Әмир, Г.Кутуй шөгыльләнәләр.

Алексей Пешков. Мәшәкатьләр өчен гафу итүегезне сорыйм. 2009

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе

Истәлеге

1940 елдан Казанда А.М.Горькийның әдәби-мемориаль музее (2017 елдан А.М.Горький һәм Ф.И.Шпляпин музее), 1950 елдан Красновидово авылындагы музее эшли.

Казанда бер урамга, Үзәк мәдәният һәм ял паркына аның исеме бирелә.

Әсәрләре

Полное собрание сочинений художественных произведений: в 25 т. М., 1968–1976.

Әдәбият

Летопись жизни и творчества А.М.Горького. М., 1958.

Музей А.М.Горького в Казани: путеводитель. Казань, 1980.

Автор – Ф.Ф.Мирзина