1930 елның 10 августында оештырыла.

Татарстан Республикасының көнбатышында урнашкан.

Үзәге — шәһәр тибындагы Кама Тамагы посёлогы.

Мәйданы — 1198,8 кв.км.

Халкы 2017 елда — 15427 кеше (2002 елгы халык исәбе буенча татарлар — 53,6%, руслар — 43,2%).

Район 52 торак пунктны берләштерә.

Гербы һәм флагы 2006 елның 21 июнендә раслана.

Герб тасвирламасы

«Уңда чыгып торган сөзәк алтын читле яшел яр өстендәге сыек зәңгәр (зәңгәр, күк) җирлектә — күтәрелгән канатларын җәеп уңга таба очучы, канат очлары кара көмеш акчарлак».

Флаг тасвирламасы

«Киңлеге озынлыгына 2:3 нисбәттәге, уртасыннан өстәрәк — акчарлак, флаг сабы ягында текә яр сурәтләнгән туры почмаклы күк тукыма; барлык сурәтләр ак, кара, яшел, сары һәм кызгылт-сары төсләр белән башкарылган».

Символика нигезләмәсе

Кама Тамагы муниципаль районы Көнчыгыш Европаның ике иң зур елгасы — Идел һәм Кама елгалары кушылган урында урнашкан. Гербтагы зәңгәр кыр елга киңлекләренең гүзәллеген һәм бөеклеген гәүдәләндерә. Көмеш акчарлак Куйбышев сусаклагычы ярында урнашкан төбәкнең халык-хуҗалык һәм табигый-географик үзенчәлеген символлаштыра. Район территориясе Идел һәм Зөя елгалары арасындагы бер өлешне биләп тора һәм Зөя һәм Иделгә кискен төшүче Идел буе калкулыкларын тәшкил итә. Зөя һәм Иделнең яр сөзәклекләре биеклек билгеләре буенча тирә-як җир өслегеннән шактый күтәренке булулары белән аерылып тора. Шунда ук район үзәгеннән ерак булмаган һәм гербта чагылыш тапкан яр буеның иң югары ноктасы — Лобач (Обач) тавы да урнашкан. Шул рәвешчә герб символлар телендә районның табигый һәм хуҗалык үзенчәлекләрен чагылдыра. Көмеш төс — пакьлек, камиллек, татулык һәм үзара аңлашу; алтын — байлык, тотрыклылык, хөрмәт һәм акыл; зәңгәр — намус, зыялылык, рухилык; яшел — табигать, үсеш, сәламәтлек, мул уңыш; кара — тыйнаклык, зирәклек, мәңгелек яшәеш символы.

Авторлар коллективы

Р.Хәйретдинов, Р.Салихов һәм И.Миңнуллин (Казан), К.Мочёнов (Химки), О.Афанасьева (Мәскәү), К.Переходенко (Конаково), Ф.Вәлиәхмәтов (Кама Тамагы).