Тарихы

Авылга 1780–1790 елларда нигез салына. Беренче исеме – Тихая Ерыкла, хәзерге исеме 1830–1840 елларда беркетелә.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында Михаил-Архангел чиркәве (1869 ел), чиркәү-приход мәктәбе (1893 ел, 1904 елда 29 ир бала укый), су тегермәне эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1191 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Урсалы волостена керә. 1920елдан ТАССРның Бөгелмә кантоны составында.

1930 елның 10 августыннан Әлмәт районында, 1966 елның 24 мартыннан шәһәр тибындагы Түбән Мактама поселогы составына керә, 1996 елның 2 октябреннән – яңадан мөстәкыйль торак пункт.

Хәзер шәһәр тибындагы Түбән Мактама поселогы составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда “Кызыл сукачы” колхозы оештырыла, 1950 елларда “Эльком” колхозы (Түбән Мактама авылы) белән берләшеп “Маленков исемендәге колхоз”га үзгәртелә.

1955 елда Сталин исемендәге колхоз составына керә (үзәге – Югары Мактама авылында). 1961 елда −“Маяк”, 1962 елда “Үрнәк”колхозына,1965 елда “Нефтьче” совхозына үзгәртелә. 1987 елда “Нефтьче” совхозы “Әлмәтнефть” нефть-газ чыгару идарәсе карамагына тапшырыла һәм 1997 елда “Нефтьче” җаваплылыгы чикләнгән авыл хуҗалыгы җәмгяте оештырыла.

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1964 елда − сигезьеллык, 1987 елда – башлангыч, 1991 елда тулы булмаган урта мәктәпкә үзгәртелә (1999 елда яңа бина төзелә).

Мәктәптә төбәк тарихы музее эшли, 2003 елда Советлар Союзы Герое М.П.Девятаевка багышланган экспозиция ачыла.

Авылда китапханә, Аристратиг Михаил чиркәве (2001 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (2015 елдан) бар.

Халык саны

1795 елда – 109,
1859 елда – 417,
1897 елда – 681,
1910 елда – 973,
1920 елда – 845,
1926 елда – 719,
1938 елда – 737,
1949 елда – 664,
1958 елда – 724,
1970 елда – 1111,
1979 елда – 988 кеше.

1989 һәм 2002 елларда шәһәр тибындагы Түбән Мактама поселогы халкы составында исәпләнә.

2010 елда – 1660,
2015 елда – 1705 кеше.