Биографиясе

1922 елның 20 августы, Оренбург өлкәсенең Северный районы Керәжле авылы — 1993 ел, Оренбург өлкәсенең Абдулин районы 2 нче Степановка авылы.

Колхозда тракторчы булып эшли.

1941 елның июленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, разведчик-күзәтүче, 122 нче гвардия артиллерия полкының (6 нчы гвардия армиясенең 51 нче гвардия укчы дивизиясе) разведка отделениесе командиры.

Воронеж, 1 нче һәм 2 нче Балтыйк буе фронтлары гаскәрләре составында Курск сугышында (1943), Витебск-Орша (1944), Полоцк (1944), Рига (1944) һөҗүм операцияләрендә катнаша.

1944 елның 22–25 июнендә Сиротино авылы (Витебск өлкәсенең Шумилино районы) янында дошман оборонасын өзгәндә батырлык күрсәтә. Аның разведка мәгълүматлары нәтиҗәсендә дошманның танкка каршы батареясы һәм 3 пулемёты утка тотылып юк ителә. Беренчеләрдән булып Көнбатыш Двина елгасын кичә, Расчёты белән бергә дошман пулемётын сафтан чыгара. 1944 елның 7 октябренә каршы төндә Тришкяй торак пункты янындагы сугышта дошман танклары туплануы турында мәгълүмат таба һәм аны үз вакытында хәбәр итә. 1945 елның 22 февралендә Межиниеки (Латвия ССР) торак пункты янындагы һөҗүм алдыннан 2 дзотның һәм миномёт батареяларының кайда урнашуын ачыклый, һәм алар сафтан чыгарыла. Һөҗүм сугышларында дошманның 10 лап солдатын юк итә.

Демобилизацияләнгәч (1945), туган авылы сәүдә предприятиесендә шофёр булып эшли.

Бүләкләре

1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Кавалеры ордена Славы трёх степеней: Краткий биогр. словарь. М., 2000.

Автор — М.З.Хәбибуллин