1873 елның 1 (13) декабре, Мәскәү – 1924 елның 9 октябре, шунда ук.

Сәүдәгәр гаиләсеннән. Мәскәүдә Ф.И.Крейман һәм Л.И.Поливанов (1893 елда тәмамлый) гимназияләрендә, аннан соң Мәскәү университетының тарих-филология факультетында (1893–1899) белем ала.

1899 елда К.Д.Бальмонт һәм С.А.Поляков белән берлектә «Скорпион» нәшриятын оештыра – Россиядә символизм юнәлешендәге китаплар бастыру үзәге; 1904–1909 елларда – «Весы» журналының гамәли мөхәррире.

Октябрь революциясен берсүзсез кабул итә. 1920 елда РКП(б)га керә, Наркомпроста эшли, Китап палатасы мөдире, Мәскәү университетында укыта.

1921 елда Югары әдәби-сәнгать институтына (соңрак В.Я.Брюсов исемендәге ВЛХИ) нигез сала һәм җитәкли.

Аның шигъриятенә композициянең төзелеш дәрәҗәсе, ораторлык пафосы, образларның скульптур төгәл булуы, тарихи чорлар һәм фәнни-техник прогресс белән кызыксыну хас.

Шулай ук шигырь теориясе буенча хезмәтләр (“Краткий курс науки о стихе”, 1919), Пушкин иҗаты турында эшләр авторы, әрмән һәм көнбатыш Европа шагыйрьләренең тәрҗемәчесе.

Казанда бер урам аның исеме белән атала.