Биографиясе

1865 елның 11 сентябре, Германия, Гейдельберг шәһәре – 1936 елның 25 августы, Париж.

И.М.Догель улы.

Казан университетының физика-математика факультетын тәмамлый (1888 ел), 1889–1890 елларда Казан губерна идарәсендә, 1890–1891 елларда Сенатның (Санкт-Петербург) 5 нче департаменты канцеляриясендә.

1895–1896 елларда Харьков университетында укыта. 1896–1900 елларда Казан университетының халыкара хокук гыйлеме кафедрасы приват-доценты, 1900–1903 елларда экстраординар профессор, 1903–1910 елларда ординар профессор.

1905–1907 елгы Революция вакытында монархияне яклап чыга.

1911–1917 елларда Матбугат эшләре баш идарә советы әгъзасы (Петроград). 1914–1917 елларда Юрьев университетының полиция хокукы кафедрасы ординар профессоры.

Октябрь революциясеннән соң эмиграциягә китә. 1923 елдан Париж университетында укыта.

Хезмәтләре хәрби хокук гыйлеменә, шул исәптән хәрби оккупация мәсьәләләренә карый.

Хезмәтләре

Юридическое положение личности во время сухопутной войны. Комбатанты. Казань, 1894;

О военном занятии. Казань, 1898.

Әдәбият

Биографический словарь профессоров и преподавателей Императорского Казанского университета (1804–1904). Казань, 1904. Ч. 2;

Биобиблиографический словарь профессоров и преподавателей Казанского университета, 1905–1917. Казань, 1986;

Казанский университет (1804–2004): Биобиблиогр. словарь. Казань, 2002. Т.1.                          

  Автор ­– Е.Б.Долгов