Россиядә иң эреләрдән санала. Уфа губернасының Минзәлә шәһәрендә уздырыла. XVIII йөзнең 1 нче яртысында нигез салына, әмма элгәрерәк тә эшләгәндер дип фаразлана.

Рус сәяхәтчесе Н.П.Рычков сурәтләгәнчә, Минзәлә ярминкәсе иркен мәйданга урнашкан була, анда агачтан күп кенә кибетләр төзелә. Җәйге ярминкә («Җәйге Илья ярминкәсе») — 3–5 августта, көзге ярминкә — 3–17 октябрьдә, кышкы ярминкә («Кышкы Раштуа ярминкәсе») 26 декабрь — 11 гыйнварда (1906 елдан — 28 декабрь — 9 гыйнварда, совет хакимияте елларында — 7–21 гыйнварда) үткәрелә. Җәйге ярминкәдә вак һөнәрчелек товарлары: тәгәрмәчләр, мичкәләр, савыт-саба, йорт кирәк-яраклары, бал, балавыз, умартачылык кирәк-ярагы һ.б.; көзге ярминкәдә шулай ук һөнәрчелек эшләнмәләре, киез итек (Кукмара авылыннан), күн аяк киеме (Сарапул шәһәреннән), мех, төрле чимал (кышкы ярминкәдәгедән кимрәк күләмдә) һ.б. белән сату итәләр. Кышкы ярминкә товар әйләнешенең зуррак, ассортиментның киңрәк, сәүдәгәрләрнең күбрәк булуы белән аерылып тора.

Төп товарлар: мех, чимал, ат (1883–1884 елларда 1405, 1888–1889 елларда 1200 баш ат китерелә). Минзәлә ярминкәсендә чәй, шикәр, балык, кием-салым, тукыма, агач материаллары, буяу белән дә сату итәләр. 1868 елда ярминкәнең товар әйләнеше 3 млн сум була. 1879–1880 дә ярминкәгә 12,2 млн сумлык товар китерелә, 10,2 млн сумлык сатыла; 1880–1881 елларда бу саннар нисбәте 13,6 млн сум һәм 10,2 млн сум тәшкил итә. 1855 елда Минзәлә ярминкәсенә сәүдә эшләре белән — 1900, 1860 елда 2200 дән артык кеше килә. Сәүдә Мытный дворда (сатучыдан йолым алу урыны), Ат һәм Балык рәтләрендә, Гостиный дворда (анда сәүдә, күңел ачу, терлек-туар ябу урыннары була) алып барыла.

Себер һәм Самара-Златоуст тимер юллары ачылу Минзәлә ярминкәсенең әһәмиятен киметә. 1913 елда аның товар әйләнеше 1,6 млн сум тәшкил итә. Беренче бөтендөнья сугышы елларында ярминкәгә товар китерү кискен кими. 1920 елларга Минзәлә ярминкәсе әһәмиятен тәмам югалта.

Әдәбият                

Ярмарки: К истории ярмарок вообще и к статистике ярмарок в Уфимской губернии. Уфа, 1884;

Фридлянд Л.О. Экономика торговли Мензелинского кантона ТССР // Тр. Об-ва изучения Татарстана. 1930. Т. 22.