Биографиясе

1923 елның 2 сентябре, хәзерге Омск өлкәсе Исилкүл шәһәре – 1943 елның 26 сентябре, Чернигов өлкәсенең Репкин районы Неданчичи авылы җирләнә.

Петропавловск авыл хуҗалыгы техникумының ике курсын тәмамлый (1942 ел).

Петропавловск ит комбинатында мастер булып эшли.

1942 елдан Кызыл Армия сафларында.

1943 елның маеннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 58 нче гвардия кавалерия полкы пулемётчысы (61 нче армиянең 7 нче гвардия кавалерия корпусы 16 нчы гвардия кавалерия дивизиясе).

Брянск һәм Үзәк фронтлар гаскәрләре составында Орёл һәм Чернигов-Припять һөҗүм операцияләрендә (икесе дә 1943 ел) катнаша.

1943 елның 26 сентябрендә Днепр елгасын кичеп, Нивки авылы (Белоруссия ССР, Гомель өлкәсе Брагинск районы) янында батырлык күрсәтә: беренче булып елганы кичә; сугышта һәлак була.

Бүләкләре

Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Петропавловск шәһәрендә И.С.Даутов бюсты урнаштырыла.

Петропавловскида 26 нчы номерлы һөнәри белем бирү училищесе һәм Неданчичи авылы урамы аның исемен йөртә.

Әдәбият

Батырлар китабы – Книга Героев. Казан, 2000;

Герои Советского Союза – казахстанцы. Алма-Ата, 1968. Кн. 1;

Шлевко Г.М. Ради жизни на земле. Омск, 1972;

Навечно в сердце народном. Минск, 1984;

Герои Советского Союза: Краткий биогр. словарь. М., 1987. Т. 1.

Автор – М.З.Хәбибуллин