Туфракның өсте грунт сулары белән даими һәм өстәмә рәвештә дымлану, ел саен язгы ташу вакытында су басу шартларында формалаша.

Күрән, күрән-куга һәм курак (башаклы камыш) баскан яссы тигезлекләрнең тирән уйсулыкларында һәм елга террасаларында хасил була.

Туфракның су режимы тотрыклы түгел, язгы ташу сулары күләменә карап, ел саен үзгәрә. Коры вакытларда туфрак тозлана (әгәр грунт сулары минеральләшкән булса) яки сазлык ләме барлыкка килә (әгәр грунт сулары аз минеральләшкән булса); үсемлекләр япмасында дымга таләпчән булмаган төрләр күренә. Явым-төшем күп булган елларда ләмләнү дәвам итә һәм торф туплана.

Болын-сазлык туфраклары профилендә берничә см дан алып 10-15 см га кадәр органоген горизонтны (А0) аерып күрсәтәләр, аннан соң гумуслы (А1) яки черемәле-гумуслы (А0А1) горизонт ята, калынлыгы 35-60 см, тутыккан таплар катнаш куе соры төстә. Түбәнрәк яткан күчеш горизонтында (Вg) соргылт-күгелҗем тондагы глейлану билгеләре күренә. Кайтарылу процессларының киеренке үсеше һәм артык дымлану белән бәйле рәвештә, төпкә таба балчыклану ныгый, шуның нәтиҗәсендә ана токым глейланган масса (Cg) яки глей массасы (G) барлыкка китерә.

ТРда болын-сазлык туфраклары 28 мең га (гомуми мәйданның 0,4%) мәйданны били. Күбрәк Кама аръягы, Ык, Дала Зәе, Олы һәм Кече Чирмешән елгалары һәм аларның кушылдыклары үзәннәрендә таралганнар.

Авыл хуҗалык тармагында файдаланыла торган иң зур мәйданнар Актаныш, Тукай, Нурлат, Әлки, Әлмәт, Түбән Кама районнарында. Туфракның механик составы балчыксыл һәм авыр комсу балчыксыл. Туфракның гумусы 5,4-11,8%. Тирәлек реакциясе нейтраль яки аз селтеле. Астиплары: черемәле болын-сазлык туфраклары һәм ләмле болын-сазлык туфраклары.

Печән чабу һәм көтүлекләр өчен файдаланыла.

Туфракны киптерү эшләре алып барган очракта җиләк-җимеш, яшелчә һәм бөртекле культуралар үстерергә мөмкин.