Тарихы

1730–1740 еллар чигендә нигезләнә. Ревоциягә кадәрге чыганакларда Шешма исеме белән дә искә алына. Беренче булып соңрак дәүләт крестьяннары катлавына күчерелгән игенче солдатлар килеп урнаша.

Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук балыкчылык, аучылык, тимерчелек һәм тукучылык кәсепчелеге тарала.

XIX йөз уртасында агач чиркәү салына (1890 елда Утяшкино авылына күчерелә), 1870–1878 елларда Алабуга сәүдәгәре Д.И.Стахеев һәм приход халкы акчасына таштан Вознесение чиркәве (классицизм һәм псевдорус юнәлешендәге эклектика стилендә эшләнгән дини архитектура истәлеге; 1932 елда ябыла; 1995 елдан үз вазифасында файдаланыла) төзелә.

XX йөз башында чиркәү, земство мәктәбе (1878 елда 1850 елгы Дәүләт милке министрлыгы мәктәбе җирлегендә ачыла), фельдшерлык пункты, су тегермәне, 2 сыраханә, 1 шәраб һәм 9 вак-төякләр кибете, пәнҗешәмбе саен базар, Вознесение көнендә ярминкә була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 645 дисәтинә тәшкил итә.

1911 елда кыз балалар өчен земство мәктәбе ачыла.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Зирекле волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Яңа Чишмә, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1983 елның 26 апреленнән – Яңа Чишмә районында.

Хәзер – Архангел авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда Горький исемендәге, Фрунзе исемендәге, Демьян Бедный исемендәге, «Свобода» колхозлары оештырыла. 1956 елда алар Маленков исемендәге колхозга берләшә, 1958 елда «Россия» колхозы итеп үзгәртелә. 1961 елдан авыл – берләштерелгән Горький исемендәге колхозның үзәк утары. 1973 елдан колхоз Калинин исемендәге колхозга (үзәк утары – Әдәмсә авылы) кушыла. 1985 елдан – мөстәкыйль Горький исемендәге колхоз, 1996 елдан – «Архангельский» акционерлык җәмгыяте, 1997 елдан – «Архангельский» күмәк предприятиесе, 2001 елдан – «Архангельский» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2005–2007 елларда – «ЛАД», 2007 елдан – «Белоглазова Е.Е.» крестьян-фермер хуҗалыклары, 2008 елдан «Архангельский» крестьян-фермер хуҗалыгы (терлекчелек (сыерлар, сарыклар, чиста токымлы атлар үрчетелә), үсемлекчелек белән шөгыльләнәләр) эшли.

Халкы башлыча шушы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

Тулы булмаган урта мәктәп (1987 елдан, элек урта мәктәп була), «Сказка» балалар бакчасы (2002 елдан яңа бинада), мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, Вознесение чиркәве (1996 елдан); мәдәният йорты каршында «Архангельская краса» вокаль ансамбле (1993 елдан; 2012 елдан – халык ансамбле, оештыручысы – Н.А.Таротина) эшли.

Төзекләндерелгән «Святой ключ», «Архангельский» чишмәләре бар.

Авыл янында археология истәлекләре – Архангел Бистәсе III табылдыгы (Имәнкискә культурасы), Архангел Бистәсе I торулыгы (Буралы курган культурасы), Архангел Бистәсе I авыллыгы (монголларга кадәрге чор болгар истәлеге), Архангел Бистәсе II, III авыллыклары (Имәнкискә культурасы) табыла.

Халык саны

1795 елда – 304 ир-ат;
1859 елда – 1413,
1897 елда – 2857,
1908 елда – 2750,
1910 елда – 3195,
1920 елда – 3034,
1926 елда – 2668,
1938 елда – 1922,
1949 елда – 1198,
1958 елда – 1028,
1970 елда – 960,
1979 елда – 602,
1989 елда – 483,
2002 елда – 585,
2010 елда – 518,
2020 елда – 511 кеше (руслар).