Вак кальцит бөртекләреннән, карбонат суүсемнәре – кокколитофоридлар һәм фораминифералар тышчасыннан, сирәк кенә кремний, пирит һәм фосфорит конкрецияләреннән гыйбарәт.

Төсе ак яки саргылт.

Катылыгы 1 дән кимрәк. Тыгызлыгы 2690-2720 кг/м3, күзәнәклелеге 44-50%.

Характерлы билгеләре - йомшаклыгы, сынган урынның кытыршы, балчыксыл булуы. Акбур җылы диңгезләрнең 30 дан алып 500 м га кадәр тирәнлектә утырма тәшкил иткән ярымкаты ләмнәре рәвешендә була. Саф төре акбур системасының югары катламнарында ешрак очрый.

Татарстан территориясенең Чүпрәле районында акбур системасы катламнарының югары өлешендә 30 м га кадәр калынлыктагы язу акбуры ятмалары табыла. Сәнәгый әһәмияте юк, җирле халык тарафыннан бина һәм йортларны агарту, әче туфракны известьләү өчен кулланыла.

Акбурны буяулар, цемент, шикәр әзерләүдә, кәгазь, резина, пластмасса, клеенка ясауда, электродларны каплауда, химия сәнәгатендә, төзелештә һәм башкада файдаланырга мөмкин.