Эчтәлек

Казан өязе Түбән Курса авылы крәстияне Шәмсетдин Хөсәенов тарафыннан оештырыла. Ул XIX йөз уртасыннан китап сату һәм 1866 елдан нәшрият эшчәнлеге белән шөгыльләнә. 1866 елда казакъ телендәге беренче басма китап — «Кыйссаи Тамимдар»ны чыгара: Казанда кабатлап басыла (1882, 4 басма, 1913), 1880 елда казакъ телендәге цензура тарафыннан алынган беренче китап — «Васыятьнамә»не бастыра. Фирма рәсми рәвештә 1875 елда оеша. Ш.Хөсәенов Казан басмаханәләренә, беренче чиратта, университет басмаханәсенә мөрәҗәгать итә. 1890 елга аның заказы буенча 6 мең сумлык 500 мең данә китап һәм брошюралар басыла. Алар ел саен Россиянең Европа өлешендә, Азиядә һәм хәтта Африкада 10 меңгә кадәрге суммада тарала, сатудан кергән чиста табыш 2 мең сумга җитә. Казан фәнни-сәнәгать күргәзмәсендә (1890) татар нашире эшчәнлеге диплом белән билгеләп үтелә.

1900 еллар башына Ш.Хөсәеновның зур китап кибете була. 1897 елда ул, формаль рәвештә фирма башлыгы булып калган хәлдә, эштән туктый. Вафатыннан соң, 1904 елда, аның эшен кызы Б.Ш.Кәтиева дәвам итә. 1905 елдан фирма «Хөсәенов варислары» исеме белән эшли. Элеккечә китап чыгару эшчәнлеге белән шөгыльләнеп, Хөсәеновлар, университет басмаханәсеннән тыш, Б.Л.Домбровский, И.Н.Харитонов, И.В.Ермолаева, Н.М.Чижова, «Өмид» басмаханәләренә, һ.б.ларга да заказлар бирә. Урта гасырлар көнчыгыш татар, казакъ әдәбияты һәм фольклоры, дини әдәбият әсәрләре зур күләмдә чыгарыла, аң-белем бирү характерындагы, шул исәптән уку-укыту, белешмә, популяр китаплар; календарьлар, юл күрсәткечләре сирәк басыла. Китап сату эшчәнлеге Казанда гына түгел, Уфа, Оренбург һ.б. шәһәрләрдә дә алып барыла, китап ярминкәләрендә һәм китап сатучыларның киң сату челтәре аша сатылалар. Басмаларның ассортименты нәшрият-китап сату каталогларында рекламалана («Әсами көтеп», 1892, 7 басма, 1916).

1917–1919 елларда хосусый-кооператив нәшрият буларак эшли, 30 татар китабы: әлифбалар, туган тел буенча уку ярдәмлекләре һәм Г.Әхмәровның арифметика дәреслекләре, З.Шакировның рәсемле география дәреслеге, Г.Шнасиның педагогика буенча кулланмасы, Ф.Сәйфи-Казанлының «Мәктәптә татар теле дәресләре», Г.Рәшиди әсәрләре һ.б. басыла. 1918–1920 елларда Уфада Хөсәеновлар 17 татар китабы чыгаралар, «Хезмәткәр» китап сату фирмасына нигез салалар, Казанда басылган китапларны сату белән шөгыльләнәләр.

Әдәбият     

Каримуллин А.Г. Книги и люди. К., 1985; 

шул ук. Станавление и развитие татарской советской книги, 1917–1932. К.,1989; 

Габдельганеева Г.Г. Книжная торговля в Казанской губернии, вторая половина XVIII в. — 1917 г. К., 2006.