Гомуми мәгълүмат

Свердловск өлкәсенең көньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. 1924 елда оештырыла. Мәйданы – 3412 мең кв.км. Үзәге – Красноуфимск шәһәре (Екатеринбург шәһәреннән 224 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 26663 кеше, (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда – 4865кеше, район үзәгендә – 2756 кеше.

Татар җәмгыяте тормышы

Беренче татар авыллары район территориясендә XVI йөздә барлыкка килә. Хәзерге вакытта ундүрт татар авылы: Бишково, Олы Турыш, Югары Баяк, Куян, Кече Турыш, Түбән Бугалыш, Озёрки, Рахмангол, Урта Баяк, Урта Бугалыш, Сызгы, Усть-Баяк, Усть-Бугалыш, Яман Елга бар

1917 елга кадәр һәр татар авылында мәчет, ә зуррак авылларда мәдрәсә (шуларның берсе Красноуфимск шәһәрендә) эшли. Красноуфимск өязендә дүрт татар газетасы нәшер ителә.

Совет чорында кайбер татар авылларында татар мәктәпләре була. Крансноуфимск округынының җиде мәктәбендә һәм ике филиалында татар теле факультатив дәрес буларак керә.

1989 елдан Красноуфимскида Татар халык театры, 1990 елдан «Кызыл яр» Татар мәдәнияте үзәге, 1997 елдан Татар милли-мәдәни автономиясе эшли.

Красноуфимск округын Татарстан белән, башлыча, мәдәният өлкәсендәге төрле проектлар бәйләп тора. Татарстан Республикасының фәнни-методик үзәге округ мәдәният хезмәткәрләренә ярдәм күрсәтә. 2003 елның март аенда Красноуфимск округына Татарстан Республикасыннан ике делегация («Сөембикә» журналы редакциясе һәм Бөтендөнья татар конгрессы активистлары) килә.

2012 елда Рахмангол авылында – өлкә Сабан туе, 2013 елда Красноуфимскта «Татар халкының гореф-гадәтләре һәм йолалары» өлкә фестивале үткәрелә.