1996 елда Казанда Физик культура, спорт һәм туризм дәүләт комитетының Үзәк спорт клубы җирлегендә нигезләнә (Ш.Х.Галиев башлангычы белән), 2001 елда Спорт сараенда ачыла.

Үз эченә «Олимпия даны», «Спорт тарихы» залларын (һәрберсе 150 м2), кече зал һәм административ биналарны (мәйданы 100 м2) ала. Спорт музее фондында 10 меңнән артык берәмлек экспонат — даими һәм 1 мең берәмлек вакытлыча саклауда.

Спорт музееның беренче иҗтимагый советы әгъзалары — Ш.Х.Галиев (рәис), Н.Т.Колчин, Н.Ф.Курынова, З.Н.Пантелеева. Директорлары — Е.Р.Вәлиуллова (2001–2002), А.М.Яруллина (2003 елдан).