Дала Зәенең сул кушылдыгы.

Озынлыгы 10,2 км, бассейнының мәйданы 32,1 км2. Әлмәт районы территориясеннән ага. Елга башы Дербеден авылыннан 3 км төньяк-көнчыгыштарак, тамагы Рус Акташы поселогы янында. Елга башының абсолют биеклеге 250 м, тамагыныкы – 80 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 31%.

Акташның 1 дән алып 3 км га кадәр озынлыктагы 3 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,35 км/км2.

Туклануы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты туендыру модуле 0,3-0,5 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 125 мм, ташу агымы катламы 65 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрельнең беренче көннәрендә башлана, ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,072 м3/с.

Ел дәвамында суы бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л.

Су ресурслары хуҗалык максатларында кулланыла.