Авыл урамы

Тарихы

Авылга 1654 елда болгар җирендәге Биләр шәһәре урынында Кама аръягы чик буендагы ныгытмаларның берсе буларак нигез салына. Беренче булып Ахтач кальгасыннан гаиләләре белән укчылар килеп урнаша, аларга хезмәт хакын акчалата түгел, ә Биләр тирәсендәге җирләр белән түлиләр.

Биләр кальгасы Кама аръягы чик буеның төп ноктасы була. 1683 елда калмыклар һәм башкортлар яулап ала һәм яндыра, 1708 елда кальганы башкортлар һәм каракалпаклар камап ала. 1736 елда ландмилиция Биләр полкы оештырыла, соңыннан Оренбург чик буена җибәрелә (1770 елларда таратыла).

Биләрдә Полоцк шляхтасы һәм игенче казаклар варислары яши. 1736 елдан авылда отставкага чыккан гаскәриләр канцеляриясе урнаша (авыл халкы эшләре белән шөгыльләнә).

Биләр авылы белән Е.И.Пугачёв җитәкчелегендәге кузгалышлар вакыйгалары бәйле: 1773 – 1774 елларда баш күтәрүчеләрнең берничә отряды хөкүмәт гаскәриләре тарафыннан тар-мар ителә.

XVIII йөз ахырында Биләр кальгасы туза һәм сүтелә. XVIII йөздә – ХХ йөз башында авыл бистә булып исәпләнә. 1877–1878 елларда көчле янгыннар йортларның күп өлешен юк итә.

1860 елларга кадәр халкы алпавыт крәстияннәре (элекке отставкага чыккан солдатлар) катлавына керә. Бу чорда халкы игенчелек һәм терлекчелек белән, чүлмәк ясау һәм йон-тукыма ману белән шөгыльләнә.

Православие приходына 1654 елда нигез салына, беренче храм 1660 елларда төзелә. 1796 елда Богоявление Господня һәм Илья Пророк хөрмәтенә приделлы яңа агач Михаил-Архангел чиркәве төзелә. 1877–1892 елларда танылган Казан архитекторы П.Е.Аникин проекты белән кирпеч Михаил-Архангел чиркәве (эклектика стилендә), 1914–1915 елларда архитектор Н.М.Андреев проекты белән чаң манарасы төзелә (1935 елда ябыла, 1940 елда җимерелә).

XIX йөзнең беренче яртысында В.П.Обрезковның шәхси мәктәбе эшли, анда крәстиян һәм рухани балалары укый. 1845 елда бер класслы ир балалар училищесе ачыла, 1863 елдан Дәүләт милке министрлыгы карамагында була. Училищенең беренче укытучысы приход рухание А.В.Орлов була. 1866 елда училище земство карамагына күчә, 1880 елда ике класслы итеп үзгәртелә һәм Халык мәгарифе министрлыгы карамагына күчә. Алга таба земство, училище өчен ике классы, алгы бүлмәсе, каравылчы бүлмәсе һәм укытучылар өчен ике фатирлы флигеле булган йорт төзи. 200 артык ир бала белем ала, шул исәптән башка авылллардан (5 укучы земство стипендиясе ала).

1883 елда училище каршында укытучылардан, укучылардан, псаломчыдан, өлкән крәстияннәрдән ирләр хоры оештырыла. 1880 елда училищенең мактаулы күзәтүчесе өяз дворяннар башлыгы В.И.Якубович була. 1882 елда училище каршында 60 кешелек якшәмбе-кабатлау классы ачыла.

1861 елда рухани А.М.Лавровның хатыны кыз балалар училищесе ача (40 кыз бала укый), 1866 елда земство карамагына күчрелә. Класслы һәм укытучы өчен фатирлы махсус төзелгән йортта урнаша. 70 кыз бала һәм 25 ир бала белем ала. Кызларны өстәмә рәвештә кул эшләренә – тегәргә, бәйләргә, чигәргә өйрәтәләр, 1883 елдан училище каршында хатын-кызлар хоры була.

20 елдан артык училищедә, аңа нигез салучының кызы – А.М.Лаврова укыта, авыл халкы аны бик хөрмәт итә, училище үрнәк учреждениегә әверелә.

ХХ йөз башында авылда волость идарәсе урнаша, волость банкы, телефон станциясе, Халык мәгарифе министрлыгының ике класслы училищесе, земство училищесе, чиркәү-приход мәктәбе, пар тегермәне, кибет, 30 лап вак-төякләр кибете, казна шәрәб кибете, 2 сыраханә, пәнҗешәмбе базары эшли. Ел саен ярминкәләр үткәрелә (13 июльдә һәм 14 сентябрьдә).

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 10026 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Биләр волосте үзәге була. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Биләр районы үзәге, 1963 елның 1 февраленнән – Октябрь, 1964 елның 4 мартыннан Алексеевск районнарында.

Хәзер Биләр авыл җирлеге үзәге.

Авыл урамы

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда авылда «Беренче май», Ворошилов исемендәге, Киров исемендәге, Калинин исемендәге колхозлар оештырыла, соңрак Калинин исемендәге колхозга берләштереләләр (1961 елдан – Свердлов исемендәге, 1995–2003 елларда күмәк предприятие, 2004–2005 елларда «Биләр» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы).

Авылда «Алексеевскдорстрой» ачык акционерлык җәмгыяте базасы, «Кызыл Шәрекъ» ачык акционерлык җәмгыяте бүлекчәләре, «Чирмешән» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять эшли.

Халкы кырчылык һәм ит-сөт терлекчелеге белән шөгылләнә.

Михаил Архангелның гыйбадәт йорты

Мәгариф һәм мәдәният

1980–1990 елларда Биләр авылында «Россия Кызыл Хач» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан бүлеге акчасына өлкән кешеләр өчен интернат йорты төзелә.

Жилой дом начала 20 вв. (ныне здание школы). (2).JPG

Авылда урта мәктәп, мәдәният йорты, 2 китапханә, дәвалау амбулаториясе (хастаханә 1959 елда ачыла) эшли.

Спорткомплекс.JPG

1997 елда – элекке почта бинасында Михаил Архангелның гыйбадәт кылу йорты, 2003 елда – Барлык Изгеләр кәшәнәсе, 2006 елда элекке автовокзал бинасында мәчет ачыла.

Молельный дом Михаила Архангела. (3).JPG

Авылда Биләр урман хуҗалыгы, Биләр тарих-археология һәм табигать саклаулыгы, Тарих-археология музее, Тарих-этнография музее һәм академик А.Е.Арбузов музей-йорты дирекциясе урнаша.

 

Парк победы..JPG

Авыл үзәгендә совет хакимияте өчен көрәшүчеләр – 1918 елгы «сәнәкчеләр» фетнәсе корбаннары туганнар каберлеге бар (беренче волость хәрби комиссары К.Н.Сучков, волость башкарма комитеты рәисе И.И.Канунов, азык-төлек отряды әгъзасы И.Әхмәтов, азык-төлек комиссары В.Толмачёв күмелгән).

Мемориал Вечный огонь..JPG

Биләр территориясендә XIX йөз ахырында – ХХ йөз башында төзелгән берничә торак йорт сакланган (биек цоколь катлы, эклектика стилендәге ике катлы бина, рус бароккосы элементлары катнаш эклектика стилендәге ике катлы торак йорт һ.б.).

Жилой дом конца 19 – начала 20 вв. (3).JPG

Жилой дом конца 19 – начала 20 вв. (ныне здание конторы подразделения АО Красный Восток)..JPG

Жилой дом конца 19 – начала 20 вв..JPG

Авыл янында күбесенчә Идел буе Болгары чорына караган 48 археология истәлеге, шул исәптән федераль әһәмияткә ия Биләр шәһәрләге табыла. X–XIII йөзләр; 11 км озынлыктагы тышкы ныгытмалар (урлар һәм чокырлар) сызыгы, җамигъ мәчет, кирпеч мунча һәм кое калдыклары сакланган.

Билярский историко-археологическийи природный музей-заповедник..JPG

Авылдан 3 км төньяк-көнбатыштарак «Изгеләр чишмәсе» («Хужалар тавы»исеме белән дә билгеле) мәҗүси чор тарих-археология истәлеге урнашкан.

Биляр_6.jpg

Күренекле кешеләре

Г.Н.Айдарова (1947 елда туган) – архитектура докторы, профессор, Казан архитектура-төзелеш академиясенең архитектура факультеты деканы, ТРның Архитекторлар берлеге әгъзасы;

П.С.Билярский (1819–1867) – галим-филолог, Санкт-Петербург фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, М.В.Ломоносовның фундаменталь биографиясе авторы;

Г.Н.Бурдов (1951 елда туган) – ветеринария фәннәре докторы, ветеринария хезмәте генерал-майоры, РФнең атказанган ветеринария табибе, Удмурт Республикасының Баш ветеринария идарәсе башлыгы (2004–2016 елларда);

М.С.Шляпников (1923–2001) – Дан ордены тулы кавалеры, гвардия старшинасы.

Халык саны

1859 елда – 3524,
1897 елда – 6103,
1908 елда – 7516,
1920 елда – 6768,
1926 елда – 5564,
1938 елда – 4475,
1949 елда – 3019,
1958 елда – 3271,
1970 елда – 2813,
1979 елда – 2402,
1989 елда – 2083,
2002 елда – 2181,
2010 елда – 2204,
2015 елда – 2250 кеше (руслар).