Биләр (Бүләр) шәһәренең археологик калдыклары Татарстан Республикасының Алексеевск районы Биләр авылы янында (кара: Биләр шәһәрлеге).

Tatarica_Билярск.jpg

Төрки биләрләр кабилә берләшмәсе нигезләгән шәһәр дип фаразлана.

Рус елъязмаларында беренче мәртәбә 1164 елда Чирмешән елгасы буендагы Бөек шәһәр («Великий город») буларак (кенәз Андрей Боголюбскийның Бряхим-Ибраһим шәһәренә һөҗүм итүенә бәйле рәвештә) телгә алына.

Биләрнең иң югары үсеш алган чоры XII йөзнең икенче яртысы – XIII йөз башларына туры килә. Кайбер тарихчылар (А.Х. Халиков, Ф.Ш. Хуҗин һ.б.) Биләрне XII йөздән башлап Идел буе Болгарының башкаласы булган дип, икенче бер галимнәр (А.П. СмирновР.Г. Фәхретдинов, И.Л. Измайлов һ.б.) аны Болгар шәһәреннән кала икенче урында торган хәрби-сәяси үзәк дип саныйлар.

Дошман көчләре берничә мәртәбә Биләрне яндырып, талап китәләр. Шәһәргә 1183 елда – рус кенәзләренең Всеволод III Большое Гнездо җитәкчелегендә берләштерелгән гаскәре, 1232 елда һәм 1236 елда монгол гаскәрләре һөҗүм итәләр. (кара: Идел буе Болгар дәүләтенә монгол яулары).

Ф.Ш.Хуҗин Биләрнең монголлар тарафыннан җимерелүе турында

1236 елда Бату хан гаскәре Биләрне яулап, җимереп киткәннән соң, урыны күчерелеп, шәһәр яңадан төзелә.

XII йөз ахырында Биләрдә Алтын Урда акчалары сугыла. Шәһәр Алтын Урдага кергән Болгар бәклегенең сәяси һәм икътисади үзәгенә әверелә (кара: Биләр III авыллыгы).

Татар халкы фольклорында (мәсәлән, «Туйбикә мәдрәсәсе», «Кырык кыз бәете» һ.б.) Биләр шәһәренә бәйле тарихи вакыйгалар чагыла.

Чыганаклар

Летописец Переяславля Суздальского. М., 1851.

Приселков М.Д. Троицкая летопись. М. – Л., 1950.

Полное собрание русских летописей. М., 1965. Т. 1, 2, 4, 5, 13, 15, 18, 24, 25.

Әдәбият

Халиков А.Х. О столице домонгольской Булгарии // Советская археология. 1973. № 3.

Фахрутдинов Р.Г. О столице домонгольской Булгарии // Советская археология. 1974. № 2.

Мухамадиев А.Г. Булгаро-татарская монетная система XII–XV вв. М., 1983.

Мухамадиев А.Г. Биляр – столица домонгольской Булгарии. Казань, 1991.

Измайлов И.Л. 1183 год. Крестовый поход на Волгу // Родина. 2000. № 3.

Хузин Ф.Ш. Булгарский город X – нач. XIII вв. Казань, 2001.

Автор – И.Л. Измайлов