Каманың сул кушылдыгы.

Озынлыгы 10,6 км, бассейнының мәйданы 21,9 км2. Тукай районы территориясеннән ага. Елга башы Кызыл Юл поселогыннан 1 км көнбатыштарак, тамагы Бәтке авылы янында. Елга башының абсолют биеклеге 160 м, тамагыныкы – 53 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 15%.

Бәтке елгасының 2,1 км озынлыктагы кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,64 км/км2.

Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты туендыру модуле 0,1 л/с·км2 га кадәр. Елганың гидрологик режимы ташу вакытында су мул һәм җәен бик сай булуы белән характерлы. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 66 мм, ташу агымы катламы 40 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче көннәрендә башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,02м3/с.

Ел дәвамында суы бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 300-400 мг/л, кышын һәм җәен 1000 мг/л га кадәр.