1937 елның 14 марты, Татарстанның Балтач районы Кариле авылы – 2014 елның 10 марты, Казан.

Казан педагогия институтын тәмамлый (1963).

1966 елдан Тел, әдәбият һәм тарих институтында, 1997 елдан Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институтында (1992 елдан әйдәп баручы фәнни хезмәткәр).

Татар археологик экспедициясе отряды белән җитәкчелек итә; экспедиция 1959–1972 елларда, Идел буе Болгар дәүләте, Алтын Урданың Болгар олысы һәм Казан ханлыгы археологик истәлекләре җыелмасын (картасын) төзү максаты белән, Татарстан, Ульянов, Самара өлкәләре һәм Чуаш АССР территорияләрен археологик яктан тоташ тикшереп чыга. Экспедиция барышында 1200 дән артык истәлек ачыклана һәм тикшерелә.

1970–2000 елларда Камай шәһәрлегендә, Рус Урматы авыллыгында, Биләр шәһәрлегендә казу эшләре белән җитәкчелек итә, Болгар, Царёв һәм Селитренное шәһәрлекләрендә һ.б.да алып барылган археологик тикшеренүләрдә катнаша.

Р.Фәхретдинов – Биектау районында Иске Казан тарих-мәдәният һәм табигать музей-саклаулыгын оештыручыларның берсе.

Хезмәтләре Идел буе Болгар дәүләте, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы тарихына һәм археологиясенә карый.

6 томлык «Татарстан Республикасының археологик картасы»н («Археологическая карта Республики Татарстан», 1981–1990; Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге, 1994) эшләүдә катнаша.

Татар халкының һәм Татарстанның борынгы һәм урта гасырлар тарихы буенча дәреслекләр һәм уку ярдәмлекләре, шул исәптән. «Татар халкы һәм Татарстан тарихы» («История татарского народа и Татарстана», 1995; татар телендә 1996) авторы.

«Татарская археология» журналының баш мөхәррире (1997–2006).

Бүләкләре

Р.Фәхретдинов – Һ.Атласи исем. премия лауреаты (1996).

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Ташлар моңы. Казан, 1978.

Кичке азан. Казан, 1997.

Татар тарихы (кыскача басма). Казан, 1999.

Археологическме памятники Волжско-Камской Булгарии и ее территория. Казань, 1973.

Очерки по истории Волжской Булгарии. М., 1984.