1935 елның 10 февралендә Ворошилов районы буларак оештырыла.

Үзәге — Теләнче Тамак авылы.

1920 елга кадәр Уфа губернасының — Минзәлә, 1920 елдан ТАССРның — Минзәлә, 1921 елдан Минзәлә һәм Чаллы кантоннарында, 1930 елдан Минзәлә, Сарман һәм Чаллы районнарында.

1940 елда мәйданы — 862 км2, халкы — 26,9 мең кеше, 20 авыл советы, 58 торак пункт була.

1956 елда район 869,6 км2 җир били, 17 авыл советын, 61 торак пунктны берләштерә.

1957 елның 29 ноябрендә Ворошилов районы Яңа Юл районы итеп үзгәртелә.

1959 елның 12 октябрендә район бетерелә, территориясе Минзәлә һәм Сарман районнарына бирелә.