Баштарак кан кардәшлек элемтәләренә нигезләнеп, әкренләп күрше-территориаль җәмәгатькә әверелгән. Аның карамагында сөрүлек җирләре, болынлык, урманнар, балык тоту, аучылык биләмәләре, көтүлекләр һ.б. булган.

Казан төбәгендә авыл җәмәгате Идел буе Болгары чорында округларга берләшкән җыеннар формасында оешкан дип исәпләнә. Сөрүлек, печән чабу җирләрен, болынлык, көтүлек һәм башка биләмәләрне уртак файдалануга нигезләнгән җыен институты дөньяви хуҗалык эшләренә уртак җитәкчелек итүне, традицион дини һәм халык бәйрәмнәрен үткәрүне гамәлгә ашырган. Казан ханлыгын Рус дәүләте яулаганнан соң (1552) һәм аны руслар колонияләштерә, төп халыкны көчләп христианлаштыра башлагач, авыл җәмәгате әкренләп үзенең традицион-оештыру вазифаларын югалта һәм ХХ йөз башына кадәр үзгәрешсез сакланган авыл җәмәгате булып кала һәм таркала. Бары тик төбәктәге мариларда һәм чуашларда гына әлеге институтның кайбер элементлары катлаулы авыл җәмәгате формасында сакланган. Мәсәлән, Шумшеваш чуаш авыл җәмәгате – 33, Шуматныкы (Ядрин өязе) – 41, «Зур бау» («Большая верёвка»; Козьмодемьян өязе) 42 торак пунктны берләштергән. Казан губернасындагы барлык катлаулы авыл җәмәгатенең 85%ы чамасы Козьмодемьян, Царёвококшай, Цивиль, Чабаксар, Ядрин өязләренә туры килгән.

Авыл җәмәгатенең башкаручы органы – авыл җыены. Анда староста, ясак җыючы, писарь, каравылчы, көтүчеләр һ.б. сайлана. Авыл җәмәгате зур бер авылдан, кайчакта берничә вак торак пункттан (катлаулы авыл җәмәгате) тора. Ул төрле хуҗалык, социаль һәм шымчылык-полиция вазифаларын башкара (1861 елгы крәстиян реформасыннан соң җир хуҗасы). Уртак җаваплылык принцибында авыл җәмәгате алпавыт һәм дәүләт файдасына натуралата һәм акчалата салымнарның төгәл үтәлүе өчен җавап бирә, рекрутлар билгеләгәндә аңа чиратны саклау бурычы йөкләнә. Авыл җәмәгате крәстиян йортындагы гаилә мөнәсәбәтләренә катнаша (мирас калдыру, тәрбиягә алу, гаилә милкен бүлү, крәстиян йортыннан авыл җыенында вәкил булучыны, җәзаларны үтәү өчен җаваплы гаилә башлыгын билгеләү). Мондый хәл крәстиян хуҗалыгының түләү сәләтен тәэмин итү турында кайгырту белән аңлатыла. Шуның белән бергә, авыл җәмәгате үз өстенә «социаль тәэминат» – кече яшьтәге ятим крәстиян балалары турында кайгырту, ялгыз гаиләләрне һәм өлкән яшьтәгеләрне карау вазифаларын да ала. Крәстияннәргә өй салганда, ашлык суктырганда яки башка кичектергесез авыл хуҗалыгы эшләрен башкарганда, шулай ук табигый бәла-казалардан зыян күрүчеләргә булышу (кара Өмә) кебек традицион ярдәм итүләр дә киң кулланыла.

1893 елда Казан губернасында 3003, ХХ йөз башында 2992 авыл җәмәгате (шул исәптән 46% – рус, 25,4% – татар, 15,1% – чуаш, 4,5% – мари) була. Авыл җәмәгатен үзгәртеп кору Столыпинның аграр реформасыннан соң башлана, реформа барышында уртак җаваплылык бетерелә, крәстияннәргә авыл җәмәгатеннән чыгарга рөхсәт ителә, җәмәгать әгъзасына яңа – хуҗа-милекче статусы билгеләнә һ.б. Әмма җир турында (1917) һәм җирне социалистик милек итү турында (1918) декретлар чыккач, авыл җәмәгатенең позицияләре шактый ныгый. Авыл җәмәгатен Совет властеның беренче елларында социаль яклау институты буларак саклауга түбәндәге факторлар сәбәп була: авылның социаль-икътисади үсешенең чагыштырмача түбән булуы, Казан төбәгенең географик һәм табигый шартларының үзенчәлекләре, авыл җирләрендә халыкның күп урнашуы һәм кешеләрнең халык хуҗалыгының җир белән бәйле булмаган тармакларына аз күчеп китүе һ.б. Крәстиян хуҗалыкларын күмәкләштерү барышында 1920 еллар ахыры – 30 еллар башында авыл җәмәгате тәмам юкка чыгарыла.

Чыганаклар

Общий свод данных хозяйственно-статистического исследования Казанской губернии: Часть экономическая. К., 1898;

Свод узаконений и распоряжений правительства об устройстве сельского состояния. СПб., 1903. Т. 1-2.

Әдәбият  

Александров В.А. Сельская община в России (XVII-XIX вв.). М., 1978;

Смыков Ю.И. Крестьяне Среднего Поволжья в период капитализма (социально-экономическое исследование). М., 1984.

Автор — Р.В.Шәйдуллин