Биографиясе

1918 елның 29 июле, Украина Республикасы, хәзерге Днепропетровск өлкәсе Арестополь авылы – 2000 елның 17 июне.

Молотов (Пермь) шәһәрендә эшли, эшеннән аерылмыйча сәнгать училищесендә укый (1938–1940).

Бөек Ватан сугышы елларында 3 нче Украина фронтының төзекләндерү батальоны командиры; оборона заводында конструктор һәм рәссам булып эшли, «ТАСС тәрәзәләре» («Окна ТАСС») плакатларын чыгара.

1948–1962 елларда Казанда яши. Рәссамнар берлеге әгъзасы (1950). Рәссамнар берлегенең нәкышь секциясе (1951–1953), нәкышь һәм рәсем студиясе белән (1954) җитәкчелек итә, Казан сәнгать училищесендә укыта (1950–1953).

1962 елдан Волгоград шәһәрендә яши.

Иҗаты

1950 елларда нәкышь өлкәсендә тематик картина жанрын үстерүдә зур роль уйный. Иҗаты белән Татарстан сәнгатендә социалистик реализм алымының үсешенә өлеш кертә. Төп әсәрләре: «Н.С.Хрущев Днепрогэсны торгызучылар арасында» (1950, Мәскәүдә узган Бөтенроссия күргәзмәсенең кызыксындыру премиясе), «Коммунизм төзелешендә байрак тапшыру» (1951, Мәскәүдә узган Бөтенроссия күргәзмәсенең мактаулы дипломы), «А.М.Горький һәм В.В.Стасов И.Е.Репин остаханәсендә» (1954), «Нефть разведчиклары» (1957), «Нефть чыга башлады» (1953), «Туган җир (Сов. Союзы Герое М.П.Девятаев батырлыгы)» (1961).

1952 елда «Советская Татария» газетасы өчен хезмәт алдынгылары портретлары сериясен яза: «Надежда Асафова – фанера фабрикасы бригадиры», «1 нче ТЭЦның данлыклы кочегары Әхмәтҗанов», «Ленин исемендәге күн заводы пресслаучысы С.Хәмидуллина» һ.б. «Шәһәр хезмәтчәннәренә – бәрәңге һәм яшелчәләрне күбрәк!», «Терлекчелек җитештерүчәнлеген югарырак күтәрүгә ирешик!» һ.б. плакатлар авторы.

Күргәзмәләре

Запорожье шәһәрендә узган күргәзмәләрдә (1947 елдан), бөтенсоюз, бөтенроссия («Совет Россиясе»), төбәкара («Зур Идел») һәм ТАССР рәссамнарының республика күргәзмәләрендә катнаша (1950 еллар).

Әсәрләр тупланмасы

Бүләкләре

Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1960).

Әдәбият

Елькович Л.Я. Бурлай: Буклет. Л., 1961.

Художники народов СССР: Биобиблиографический словарь. М., 1972. Т. 2.