1932 елның 1 феврале, Баку – 2008 елның 17 декабре, Казан.

Казан төзүче инженерлар институтын тәмамлый (1955).

1955–1956 елларда «Әлмәт нефть төзелеше» тресты мастеры, 1956–1957 елларда прорабы, 1957–1960 елларда сәнәгать предприятиеләре конторасының җитештерү-техник бүлеге башлыгы.

1960–1961 елларда Казанның 4 нче тимер-бетон әйберләр заводы баш инженеры. 1961–1964 елларда КПССның Казан шәһәр комитетында төзелеш һәм шәһәр хуҗалыгы бүлеге мөдире урынбасары, 1965–1972 елларда мөдире. 1972–1980 елларда «Главтатстрой» идарәсе башлыгы урынбасары.

1980–1990 елларда ТАССР торак-коммуналь хуҗалыгы министры. 1990–1993 елларда «Татжилкомхоз» җитештерү берләшмәсе директорының 1 нче урынбасары, 1994 елдан ТРның Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының торак-коммуналь эшчәнлеккә лицензияләр бирү үзәге директоры (1998 елга кадәр – «Татжилкомхоз» каршында).

1980–1990 еллада ТАССР Югары Советы депутаты.