Наркотик матдәләрдән физик һәм психик бәйлелектә булган авыру аларсыз тора алмый, һәм аның наркотик матдәләргә булган тыелгысыз ихтыяҗы торган саен арта бара. Археологик табылдыклар кешелекнең исерткеч һәм миңгерәткеч матдәләр белән борынгыдан таныш булуын күрсәтә. Аларны куллануның сәбәпләре яуга яки ауга әзерлек, дини ритуаллар, тотемга табыну белән бәйле булырга мөмкин.

Наркоманиянең иң төп билгесе — бәйлелек синдромы (зыянын күрә торып та, матдәне кабул итәргә тыелгысыз теләк), матдәнең микъдарын, тәэсир итә башлавының башын һәм ахырын контрольдә тоту бозылу. Психоактив матдәне кабул итүдән тыелганнан соң бер тәүлек эчендә вегетатив тайпылышлар өстенлек итә, шулай ук тынычсызлану халәте, фобик, астеник һәм депрессив тайпылышлар күзәтелә. Икенчел психик тайпылышлар да зыян сала, алар депрессия, эпилептик пароксизмнар, шулай ук соматик симптомнар белән уза. Кискен агулану очрагында авыруда аң тайпылышлары, агрессивлык, үз эшчәнлеген оештыра алмау, кайчак патологик исерү күзәтелә. Наркоманиянең эчкәреге этапларында резидуаль психотик тайпылышлар барлыкка килә, бу халәт психозлар, шәхеснең тотрыклы үзгәрешләре белән характерлана.

Авыруны дәвалау: кискен психопатологик симптоматикага чик кую (агусызландыру) һәм төп симптомны — психоактив матдәгә патологик тартылуны туктату. Дәвалау схемалары наркоманиянең клиник төрләреннән чыгып билгеләнә. Реабилитация барышында дәвалауның психотерапевтик ысуллары зур роль уйный. Наркологиягә караган авырулар хроник рәвештә уза һәм пациентның даими диспансер күзәтүендә торуын таләп итә, пациент шулай ук авыруыннан арынганчы медицина ярдәме белән тәэмин ителергә тиеш. Наркоманияне кисәтү һәм дәвалау махсус хезмәтләр — наркология диспансерлары, поликлиникалар һ.б. тарафыннан башкарыла.

Казанда республика наркология диспансеры 1976 елда төзелә (баш табиб — Л.А.Никольская, 1998 елдан — Ф.З.Фәттахов), 2007 елдан — «Республика наркология диспансеры» дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесе. Әлмәт, Түбән Кама, Чаллы, Бөгелмә шәһәрләрендә филиаллары бар. Алар ТРның наркологик ярдәм күрсәтүне оештыру структурасында төп берәмлек тәшкил итә, оештыру-методик эш алып бара, авыруларга медицина ярдәме күрсәтә. Филиалларда реабилитация үзәкләре һәм бүлекләре, инвалидлар өчен бер үк вакытта медицина ярдәме күрсәтелә торган хезмәт остаханәләре эшли. ТР диспансерлары һәм поликлиникаларында 800 белгеч исәпләнә, ел саен 18 мең авыру дәвалана (660 ятак-урын). Авырулар алардагы өлкәннәр өчен — 39, балалар һәм яшүсмерләр өчен 37 кабинетта, табибләр күзәтүендә торып, тиешле медицина ярдәме алалар.

Шулай ук кара Наркология.

Әдәбият          

Братусь Б.С. Аномалии личности. М., 1988;

Пятницкая И.Н. Наркомания. М., 1994;

Шабанов П.Д., Штакельберг О.Ю. Наркомании. СПб., 2000;

Рохлина М.Л., Козлов А.А. Наркомании: Медицинские и социальные последствия. Лечение. М., 2001;

Шайдукова Л.К. Наркомании, алкоголизм: Вопросы профилактики и реабилитации. К., 2002;

Гофман А.Г. Клиническая наркология. М., 2003;

Сиволап Ю.П., Савченков В.А. Злоупотребление опиоидами и опиоидная зависимость. М., 2005.                      

Автор — В.Д.Менделевич