Биографиясе

1966 елның 22 гыйнварында Татарстан Республикасының Буа районы Яңа Тинчәле авылында туган.

1989 елда Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетын тәмамлаганнан соң, 1990 елдан 2011 елга кадәр Д.И.Менделеев исемендәге Тубыл дәүләт педагогия институтында эшли, анда татар филологиясе бүлеге, татар теле, әдәбияты һәм аны укыту методикасы кафедрасын югары уку йортының структур берәмлеге буларак оештыруда актив катнаша, кафедра мөдире вазифаларын башкара. Аның катнашында кафедра каршында 10.02.02. – РФ  Халыклары телләре (татар теле) һәм 10.01.02 – РФ Халыклары әдәбиятлары (татар әдәбияты) белгечлекләре буенча аспирантура ачыла.

2011 елдан Казан университетында: 2011–2013 елларда татар филологиясе факультеты деканы вазифаларын башкара; 2011 елдан – татар әдәбияты кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Фәнни эшчәнлеге өлкәләре: татар әдәбияты һәм тәнкыйте тарихы, Төмән төбәге татар әдәбияты, әдәби компаративистика, халык авыз иҗаты.

Ф.С.Сайфулина Төмән төбәге татар әдәбиятының формалашу тарихын, үсешен һәм хәзерге торышын өйрәнә.

Докторлык диссертациясенең темасы – "Татарская литература Тюменского региона: история и современность".

300 дән артык фәнни һәм укыту-методик эшләр, шул исәптән 9 монография, шулай ук 12 коллектив монография, 14 уку ярдәмлеге, әдәбият сүзлекләре авторы.

Бүләкләре

Халык мәгарифе отличнигы (1994), Югары һөнәри белем бирү мактаулы хезмәткәре (2007), Татарстан Республикасының атказанган укытучысы (2008).

Хезмәтләре

Шигъри сүзнең сихри көче (шагыйрә С.Сөйләймнова иҗаты). Тубыл, 2001.

Туган як моңы (Булат Сөләйманов иҗаты). Казан, 2003.

Формирование и развитие татарской литературы Тюменского региона. Төмән, 2007.

Традиции суфийской литературы в произведении «Душевная благодать» поэта средневековья Хувайды. Тубыл, 2011 (автордаш Талипова Г.М.).

Литературно-публицистическая деятельность Якуба Заникева. Тубыл, 2013 (автордаш Кирамова Х.Х.).

Отражение темы Сибири в татарской прозе второй половины ХХ века. Тубыл, 2013 (Гәлләмова Г.С.).

Устное народное творчество как источник изучения этногенеза сибирско-татарского народа // Актуальные проблемы татарской диалектологии: коллективная монография. Тубыл, 2013.

Барабинские татары. Страницы духовной культуры. Казан, 2013 (автордаш).

Народное поэтическое творчество. Фольклор // История и культура татар западной Сибири: коллективная монография. Казан, 2015.

Бертуган Бикколовлар: әдәби-биографик җыентык. Казан, 2016 (автордаш Гомәров И.Г.).