Тарихы

Авылга 1730 елларда нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Пан бистәсе, Паны исеме белән дә билгеле. Беренче булып монда отставкадагы солдатлар һәм Яңа Кама аръягы чик буе ныгытмалары тирәсенә урнашкан яшь буын поляк шляхтичлары күчеп килә.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында Илия чиркәве (1827 елда тузган агач чиркәү урынында төзелә; ампир стилендәге архитектура истәлеге, өлешчә сакланган), укырга-язарга өйрәтү мәктәбе эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 2365 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Яңа Писмән волостенда. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан Бөгелмә районында.

Хәзер Берёзовка авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Пятилетка” колхозы оештырыла, 1949 елда “Пятилетка” авыл хуҗалыгы артеле итеп үзгәртелә. 1952 елда – “Красное Знамя” совхозы, 1958 елда – “Бөгелмә” кошчылык совхозы, 1960 елда – “Бөгелмә” дәүләт нәселле кошчылык заводы, 1971 елда – “Птицевод” дәүләт нәселле кошчылык заводы, 1974 елда “Бөгелмә” терлек симертү совхозы составына керә.

Халкы ит терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда урта мәктәп, фельдшер-акушерлык пункты, клуб, китапханә эшли.

Авылда төзекләндерелгән чишмә бар.

Авыл тирәсендә Гражданнар сугышында һәлак булган кызылармиячеләргә һәйкәл һәм известьташтан революциягә кадәр төзелгән күпер урнашкан.

Халык саны

1859 елда – 574,
1889 елда – 741,
1897 елда – 862,
1910 елда – 829,
1920 елда – 1229,
1926 елда – 971,
1938 елда – 494,
1949 елда – 460,
1958 елда – 220,
1970 елда – 275,
1979 елда – 181,
1989 елда – 89,
2002 елда – 67,
2010 елда – 54,
2015 елда – 72 кеше (руслар).