Тарихы

1692 елда Казан губернасының Зөя өязе Анеут авылыннан күчеп утыручы ясаклы татарлар тарафыннан нигезләнә. Авылның беренче исеме – Яркүл һәм Нараткүл. Революциягә кадәрге чыганакларда Средние Татарские Юрткули һәм Вершина речки Нараткуль исемнәре белән дә искә алына.

1695 елда ясаклы татар-мордва авылы Озын Күл барлыкка килә.

1697 елда Казан сарай идарәханәсе грамотасы нигезендә Казан воеводасына Полоцк шляхтачыларыннан калган җирләрдә йомышлы “чит ил кешеләре”нең чираттагы төркемен китереп урнаштырырга боерык бирелә. Яркүл һәм Озын Күл авылларының әлеге категориягә кергән җирләре 23 гади “чит ил кешесе”нә бирелә, ә элеккеге авыл кешеләре башка урыннарга күчерелә. Нәтиҗәдә 1698 елда бу салаларның ясаклы татарлары (21 хуҗалык) йомышлы татар Рыс Клекеевның Шыя елгасы буендагы авылына (Татарстан Республикасының хәзерге Әлки районы Татар Чиябашы авылы) урнаштырыла. Халыкның икенче өлеше (23 хуҗалык) авылның һәм Базар-Мордва Йорткүл (хәзер Ульяновск өлкәсенең Иске Майна районы) “чит ил кешеләре”ннән буш калган якын-тирә җирләренә күчерелә.

1772–1795 елларда авылдан 2 пүчинкә (хәзер Кырый Йорткүл һәм Урманасты Йорткүл авыллары) аерыла.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары (ясаклы татарлар) катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук бау ишү тарала.

XX йөз башында мәчет (1810 һәм 1906 елларда төзелә), мәдрәсә, җил тегермәне, ярма яргыч, 2 мануфактура һәм 2 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1852,4 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Йорткүл волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Спас кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Әлки, 1935 елның 10 февраленнән – Кузнечиха, 1960 елның 28 октябреннән – Әлки, 1963 елның 10 февраленнән – Куйбышев, 1991 елның 4 октябреннән – Спас районында.

Хәзер – Урта Йорткүл авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда Будённый исем. колхоз оештырыла. 1950 елда Будённый исем., “Степняк” (Кырый Йорткүл авылы) һәм Нариманов исем. (Урманасты Йорткүл авылы) колхозларны бергә кушу сәбәпле, Чапаев исем. колхоз (авыл – үзәк утары) оеша. 1996–2007 елларда Чапаев исем. авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1978–2011 елларда балалар бакчасы эшли.

Урта мәктәп (1938 елда җидееллык буларак ачыла, 1990 елда сигезьеллыкка үзгәртелә, 2016 елдан Иске Рәҗәп урта гомуми белем бирү мәктәбе филиалы; 1965 елда яңа бина төзелә), мәдәният йорты, китапханә (икесе дә 1974 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (2013 елдан), мәчет (1994 елдан) бар.

Авыл янында археология истәлекләре – Урта Татар Йорткүле I, II авыллыгы (монголларга кадәрге болгар чоры) табыла.

Күренекле кешеләре

Р.А.Хәсәнов (1923–1980) – педагог, Бөек Ватан сугышында катнаша, ТАССРның атказанган укытучысы, Кызыл Йолдыз (3 тапкыр), икенче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры, мәктәп директоры (1949–1980 елларда), 1980 елдан мәктәп аның исемен йөртә.

Халык саны

1716 елда – 448,
1745 елда – 432,
1762 елда – 575,
1782 елда – 310 ир-ат;
1859 елда – 661,
1897 елда – 1009,
1908 елда – 1233,
1915 елда – 1017,
1926 елда – 653,
1938 елда – 452,
1949 елда – 360,
1958 елда – 405,
1970 елда – 449,
1979 елда – 392,
1989 елда – 310,
2002 елда – 291,
2010 елда – 251,
2021 елда – 175 кеше (татарлар).