Биографиясе

1942 елның 5 гыйнварында БАССРның Аургазы районы Толбазы авылында туган.

Урал политехника институтының архитектура факультетын тәмамлый (Свердловск шәһәре, 1965).

1965–1970 елларда «Башкорт­гражданпроект» институтында (Уфа шәһәре). 1970 елдан Казандагы «Татаргражданпроект» институтында проектларның баш архитекторы, Чаллы шәһәренең баш архитекторы, шәһәр советы башкарма комитеты рәисе урынбасары (1973–1984).

1984–1990 елларда ТАССРның Төзелеш һәм архитектура эшләре дәүләт комитеты рәисе. 2005 елдан «Татстройпро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең баш рәссамы, архитекторы (Казан).

Архитекторлар берлеге (1969), Рәссамнар берлеге (1983) әгъзасы.

Насыйров Р.С. Яхшылык белән килдем. 1994

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Иҗаты

Уфадагы «Тужиловка» (автордаш, 1966), «Телеүзәк» шәһәр районнарын детальләштереп планлаштыру (1968), Эстәрлетамактагы торак микрорайоннары проектлары авторы (1965–1968).

Чаллы шәһәренең көньяк-көнбатыш районын (1975–1990, Г.А.Бурков, Ю.К.Наймарк белән автордаш), Алабуга шәһәренең эскиздагы генераль планын (Ю.К.Наймарк белән берлектә, 1985), «Татэнерго» административ бинасын (Г.А.Бакулин белән берлектә, 1985–1986), Казанның Кремль урамындагы Прокуратура бинасын (1973) һәм башкаларны планлаштыру проектлары авторы.

Чаллы шәһәрен архитектур-сәнгати бизәү генераль планы авторларының һәм тормышка ашыручыларның берсе: «Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл» монументаль-скульптура композициясе (И.М.Ханов белән берлектә, 1974–1975), «Энергетик» мәдәният сараена каршы мәйдандагы фонтан (1980 еллар), «Казан» кунакханәсенә каршы мәйдандагы (1978), «Төзүче» стадионы каршындагы (1979–1982), «Энтузиастлар» бульварындагы (1978–1982), шәһәр ял итү зонасындагы скульптур композицияләр (1984–1986), Арча районындагы Яңа Кырлай музей комплексы (1996) архитекторы.

1990 еллар башыннан биналарны борынгы Һиндстан архитектурасы кануннары буенча проектлый: Түбән Кама шәһәрендәге традицион булмаган медицина буенча дәвалау үзәге (2004), «Дөнья манарасы» халыкара проекты (Айне Хартман белән автордаш, 2002).

1980 еллардан станлы нәкышь белән актив шөгыльләнә, авангард юнәлешендәге рәссам буларак таныла. Төп әсәрләре: «Автопортрет» (1987), «Сабыен кочкан Мадонна» (1989), «Билгеләр» (1990–2003), «Аң сәяхәте» (1990), «Минем рухиятем» (1991), «Планетаның яратылышы» (1944) серияләре, «Эволюция» триптихы (1994), «Адәм белән Һауа» (1999), «Ислам дөньясы» (2000–2002), «Гыйракта туган уйлар» (2003), «Веда дәватлары» (2004). «Медитация», «Капка» (икесе дә – 2005).

Р.Насыйров – «Билгеләр мәңгелек» инсталляциясе (2006), видеоарт жанрындагы «Төргәкләр», «Индиго», «Аң сәяхәте» (барысы да – 2006) компьютер графикасы әсәрләре авторы.

Р.С.Насыйров. «Галәм хакимнәре тәгълиматы». 2004

Фрагмент

Күргәзмәләре

Республика (1967 елда Уфада, 1983 елдан – Казанда), зона – «Зур Идел» (Түбән Новгород шәһәре, 2003), халыкара (Дюссельдорф шәһәре, Германия, 1991; Флодроп шәһәре, Голландия, 1992; «Күчмә төргәкләр – habar» сәнгать проекты, Мәскәү – Казан – Әнкара, 2006), уртак (Ә.Ильясова, Ш.Фәрхетдинов, И.Хәсәнов белән берлектә, 2006, Мәскәү) күргәзмәләрдә катнаша.

Шәхси күргәзмәләре Казанда (1994, 2003; хатыны С.Силантьева һәм Ш.Фәрхетдинов белән берлектә 1996, 1997, 1998, 2000 елда) уздырыла.

Әсәрләр тупланмасы

Әсәрләре «Казан» милли мәдәният үзәгенең Милли мәдәният музеенда, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, чит илләрдәге шәхси тупланмаларда (Албания, Һиндстан, Голландия) саклана.

Әдәбият

Вәлиева-Сөлйманова Г.Ф. Бәхет кошы кая куна? // Казан утлары. 1994. № 2.

Вәлиева-Сөлйманова Г.Ф. Врата открыты ... // Идель. 1994. № 3/4.

Ринат Насыйров. Живопись, графика: каталог. М., 2006.

Автор – Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова