Административ-территориаль буйсынуы

1920 елларда нигез салына.

Оештырылган вакытыннан ТАССРның Бөгелмә кантоны Бөгелмә волостенда. 1930 елның 10 августыннан – Бөгелмә, 1935 елның 10 февраленнән – Яңа Писмән, 1955 елның 18 августыннан Лениногорск районында.

Хәзер Ивановка авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда поселок “Память Ленина” колхозы составына керә, 1957 елдан – “Лениногрский” совхозы, 1967 елдан – “Октябрьский” совхозы (Ивановка, Аккүл, Медведка авыллары), 2003 елдан – “Агропродсервис” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2014 елдан – “Степной” заказнигы” совхозы составында.

Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге, үсемлекчелек белән шөгыльләнә.

Халык саны

1926 елда – 102,
1938 елда – 79,
1949 елда – 96,
1958 елда – 59,
1970 елда – 29,
1979 елда – 12,
1989 елда – 5,
2002 елда – 12,
2010 елда – 13 кеше (руслар).