Волхов фронтының сәяси идарәсе органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1943 елның гыйнварыннан 1944 елның февраленә кадәр татар телендә нәшер ителә.

Мөхәррире — Г.Хәбиб.

Газета редакциясендә татар язучысы Ә.Фәйзи эшли, ул газетада очерклар, шигырьләр, эпиграммалар бастыра, карикатураларга рәсем асты яза.

Билгеле язмалар арасында — М.Максудның Һ.Такташ турындагы «Шагыйрь яши» мәкаләсе.

1944 елның февралендә Волхов һәм Карелия фронтлары кушылганнан соң, «Фронт правдасы» «Ватан өчен сугышка» газетасы белән берләштерелә.

Әдәбият

Татарская энциклопедия. Казань, 2014. Т.6;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.

Автор – Р.А.Айнетдинов