- РУС
- ТАТ
Татарстанның Нурлат районындагы авыл, Самара өлкәсе чигенә якын, Нурлат шәһәреннән 40 км көнбатыштарак урнашкан
XVIII йөздә нигезләнә. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.
XX йөз башында земство мәктәбе (1909 елдан), 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 316,6 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Юхмачы волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Спас, 1924 елдан – Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Октябрь, 1935 елның 10 февраленнән – Тельман, 1958 елның 16 июленнән – Октябрь, 1997 елның 10 декабреннән – Нурлат районында.
Хәзер – Заречный авыл җирлегендә.
1931 елда авылда «Лесная поляна» колхозы оештырыла. 1958 елдан – Сталин исемендәге (үзәк утары – Ялаур авылы), 1961 елдан – «Знамя Октября» (үзәк утары – Ялаур авылы), 1992 елдан – «Лесная поляна» (авылда үзәк утар урнаша) колхозлары, 1997 елдан – «Лесная поляна» авыл хуҗалыгы кооперативы, 2002 елдан – «Чулпан» авыл хуҗалыгы кооперативы, 2006 елдан «Сөләйманов Ә.И.» крестьян-фермер хуҗалыгы эшли.
Халкы башлыча үсемлекчелек, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
1925 елда башлангыч мәктәп ачыла, ул 1954 елда – җидееллык, 1961 елда – сигезьеллык (2001 елда яңа бина төзелә), 2011 елда башлангыч мәктәп (2015 елдан Чулпан урта мәктәбе филиалы) итеп үзгәртелә.
Мәдәният йорты (2016 елдан яңа бинада), китапханә (1950 елда уку йорты буларак ачыла, 1963 елдан клуб бинасында, 2005 елдан аерым бинада), фельдшер-акушерлык пункты, Смоленск Мәрьям Ана иконасы чиркәве (2017 елдан) бар.
А.И.Акмуллин (1953 елда туган) – ветеринария фәннәре докторы, Татарстан Республикасының атказанган ветеринария табибы.
1859 елда – 240,
1897 елда – 424,
1908 елда – 453,
1920 елда – 505,
1926 елда – 461,
1938 елда – 458,
1949 елда – 395,
1958 елда – 481,
1970 елда – 534,
1979 елда – 377,
1989 елда – 267,
2002 елда – 347,
2010 елда – 299,
2021 елда – 185 кеше (чуашлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.