Гомуми мәгълүмат

Башкортстан Республикасының үзәк өлешендә урнашкан. 1930 елда оештырыла. Мәйданы – 2422 кв.км. Үзәге – Архангел авылы (Уфа шәһәреннән 88 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 17801 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда – 1960 кеше (1970 елда – 2791, 1979 елда – 2529, 1989 елда – 2238, 2000 елда – 2310 кеше).

Районда тугыз татар, биш татар-башкорт, ике татар-рус авылы бар. Иң зур татар авыллары: Шәрәй (2009 елда – 258 кеше), Чишмә (175), Шакир (145).

Элегрәк (1902–1919 елларда) барлыкка килгәннәре – Зәет, Сәгыйть, Шакир авыллары.

Татар җәмгыяте тормышы

1973 елдан Абзан авылында «Өмет» халык театры (1995 елдан халык исемен йөртә) эшли, репертуарында – татар драматурглары әсәрләре; хәзерге вакытта Балалар мәктәбенең хореография бүлегендә татар биюләре өйрәнелә.

Зәет һәм Краснокуртовка авыллары китапханәләре, Зәет һәм Сәгыйть авыллары клублары татар язучылары иҗатын пропагандалау эшен алып баралар, татар халкының көнкүреш тормышы почмаклары бар.Район китапханәләре даими рәвештә татар басмаларын яздырып алалар.

2004/2005 уку елында районның өч мәктәбендә укыту татар телендә алып барыла.