Тарихы

Авылга XVIII йөздә нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Дюсюмово на речке Мелня при устье Буклы Тамак Верхние Карамалы Мендеево (Якши Каран) исеме белән дә мәгълүм.

Бишенче ревизия материаллары буенча (1795 ел), халкы ясаклы татарларга карый (Выписки из ревизских сказок Мензелинского округа Уфимского наместничества за 1795 год о ясачных татарах // Башкортстан Республикасы Милли архивы. Ф.И-138. Тасв.2. Эш 48. Кгз 892–903об.)

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә.

ХХ йөз башында авылда мәчет, мәктәп, су тегермне, әвен эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1432,8 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Александр-Карамалы волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Сарман, 1935 елның 10 февраленнән – Тымытык, 1958 елның 16 июленнән – Азнакай, 1963 елның 1 февраленнән – Әлмәт, 1965 елның 12 гыйнварыннан Азнакай районнарында.

Хәзер Чубар Абдул авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда «Ялантау» колхозы оештырыла (беренче рәисе – Ф.Ризаэтдинов). 1958 елда – «Таң» (Чубар Абдул авылы), 1963 елда – Тукай исемендәге колхоз, 1990 елда «Ялантау» колхозы составына керә.

1998 елдан «Ялантау» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2000 елдан «Мөстәкыймов исемендәге» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2005 елдан «Мөстәкыймов исемендәге» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы күбесенчә «Мөстәкыймов исемендәге» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2009 елда мәчет төзелә (нефтьчеләр акчасына). 2012 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.

2014 елда мәдәният йортын һәм фельдшер-акушерлык пунктын үз эченә алган күп функцияле үзәк ачыла.

Халык саны

1795 елда – 115 ир заты;
1870 елда – 317,
1897 елда – 581,
1913 елда – 768,
1920 елда – 740,
1926 елда. – 523,
1938 елда – 605,
1949 елда – 499,
1958 елда – 441,
1970 елда – 508,
1989 елда – 177,
2002 елда – 217,
2010 елда – 193,
2015 елда – 194 кеше (татарлар).