Биографиясе

1870 елның 3 сентябре, Киев губернасы Очеретная авылы – 1921 елның 25 июне, Харьков шәһәре.

1891–1895 елларда Киев университетында укый, аннан соң Полтава земство идарәсендә эшли. Революцион хәрәкәттә катнаша.

1897 елда Санкт-Петербургка күченеп китә, «Эшчеләр сыйныфы азатлыгы өчен көрәш союзы» («Союз борьбы за освобождение рабочего класса») әгъзасы.

1898 елда кулга алына. 1899 елда Самарага җибәрелә, 1900 елда 3 елга хөкем ителеп, Великий Устюг, Вологда шәһәрләрендә (Вологда губернасы) сөргендә була.

1904–1905 елларда РСДРПның Казан комитеты әгъзасы, РСДРПның өченче съезды делегаты (Лондон, 1905).

РСДРП Үзәк комитетының Рус бюросы секретаре (1905 елда).

1905 елның октябрендә Казанда кораллы күтәрелеш җитәкчеләренең берсе, Казан шәһәр коммунасы (19–21 октябрьдә Казанда революцион үзидарә органы) әгъзасы.

1905 елның декабрендә Мәскәүдә кораллы күтәрелеш җитәкчеләренең берсе.

1906 елда РСДРПның Таммерфорс шәһәрендә (Финляндия) узган Бөтенроссия хәрби һәм сугышчан оешмалар конференциясендә РСДРП Үзәк комитеты вәкиле. 1907 дә кулга алына, 1909 да Вологда губернасына җибәрелә.

1909 елдан Вологда шәһәрендә, 1917–1919 елларда Вологда эшче һәм солдат депутатларының Вологда советы Президиумы әгъзасы, губерна башкарма комитеты рәисе урынбасары, Вологда Халык комиссарлары советы рәисе.

1919–1921 елларда Центросоюз идарәсе (Мәскәү) әгъзасы, Украина кулланучылар җәмгыятьләре берлеге рәисе, РСФСР Тышкы сәүдә халык комиссариатының Украинадагы вәкиле, Украина Халык комиссарлары советы һәм Үзәк башкарма комитеты әгъзасы.

Әдәбият

Элерт А.А. Саммер Иван Адамович // Борцы за счастье народное. Казань, 1967.

Элерт А.А. «Усиленно Вам его рекомендуем...»: Жизнь, революционная и государственная деятельность И.А.Саммера. Казань, 1982.