Биографиясе

1907 елның 27 апреле, Сембер губернасы, Сембер өязе Иске Шәйморза авылы – 1969 ел, Казан.

Казан финанс-икътисад институтын тәмамлый (1937).

1925–1928 елларда Украина ССРның Макеевка шәһәрендә 28 нче номерлы шахта эшчесе. 1930–1931 елларда ТАССРның Буа районы хезмәт ияләре депутатларының район советы башкарма комитеты финанс бүлеге инспекторы.

1937–1938 елларда Госстрах идарәсе башлыгы, 1938–1940 елларда ТАССР Финанс халык комиссариатында өлкән контролер-ревизор. 1940–1942 елларда ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитетында кадрлар бүлегенең сектор мөдире, 1942–1943 елларда оештыру-инструкторлык бүлеге мөдире урынбасары.

1943–1950 елларда ТАССР финанс министры, 1950–1957 елларда ТАССР Министрлар Советы рәисе.

1957–1960 елларда ТАССР «Промбанк», «Стройбанк» конторалары башлыгы.

ТАССР (1947–1959), РСФСР (1951–1955) һәм СССР (1954–1958) Югары Советлары депутаты.

Бүләкләре

Ленин, «Почет билгесе» орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.

Автор – Ф.Г.Кәлимуллина