Эчтәлек

Басмаханә 1906 елның 9 мартында Ермолаевага аның әтисе В.М.Ключниковтан күчә. Шул ук елның апрелендә аның составына Казан сәүдәгәре А.М.Петровтан Ермолаеваның ире сатып алган басмаханә дә керә. Басмаханәнең хуҗалары – Инна Вениаминовна һәм Сергей Степанович Ермолаевлар сәясәттә сул карашлар тарафдарлары һәм хакимияткә карата оппозициядә булалар.

1905–1907 елгы революция дулкынында, цензура булмаган 1906 елда һәм 1907 елның башында басмаханәдә сул юнәлештәге «Волжский вестник», «Волжский курьер», «Волжский листок», «Метеор», «Крестьянская газета», «Таң йолдызы» газеталары басыла; татар телендә социал-демократик юнәлештә 15 брошюра, шул исәптән «Халык җилкәсендәге түләүләр»; рус телендә педагогика һәм медицинадан хезмәтләр: А.Воскресенскийның «Букәй мәктәпләре турында язмалар» («Заметки о букеевских школах»), «Хасталар белән әңгәмә» («Беседа с больными») һәм башкалар чыгарыла.

Реакция көчәю һәм цензура кертелү сәбәпле, 1907 елда рәсми рәвештә социал-демократик әдәбият чыгару туктатыла. Басмаханә дәреслекләр, сүзлекләр, календарьлар, татар (Ф.Халиди, К.Бикколов), рус (Л.Толстой, А.Чехов), чит ил (К.Дойл, Ж.Верн) язучыларының әсәрләрен, философия буенча хезмәтләр, шулай ук татар телендә дини китаплар чыгара башлый.

Басмаханәдә 300 мең данә тираж белән чыккан 70 исемдәге китапның 40 ка якынын «Мәгариф» нәшрияты, калганнарын «Идрисов, Галиев һәм Ко», «Китаб» нәшриятлары, С.Сканов, Х.Әбүзәров, Г.Кильдешев, Г.Рәхмәтуллин һәм башка наширләр чыгара. Кайбер басмалары хакимияткә каршы булганлыктан, китап басу эшчәнлегенең башыннан ук И.В. һәм С.С. Ермолаевлар рәсми хакимият тарафыннан эзәрлекләнә. Шул сәбәпле, 1909 елның апрелендә басмаханә ябыла һәм шул ук елда нәселдән килгән дворян Н.М.Чижова мөлкәтенә күчә. Ул элеккеге хуҗабикә эшчәнлеген дәвам иттерә: басмаханәдә Ермолаева кабул иткән заказлар басыла, төп заказчы булып «Мәгариф» нәшрияты сакланып кала.

1909–1910 елларда татар телендә 140500 данә гомуми тираж белән 37 басма чыга; шуларның яртысыннан күбрәге «Мәгариф» нәшрияты заказлары, шул исәптән К.Насыйриның «Буш вакыт»ының 4 чыгарылышы, И.Богдановның «Югалган хатын» комедиясе, К.Бикколовның балалар өчен хикәяләре, балалар календарьлары, дәреслекләр була. Басмаханәдә шулай ук Ф.Халиди, Х.Әбүзәров, С.Ю.Саинов, М.Сами, Ә.Биктимеров әсәрләре, нашир Ш.Хөсәенов варислары, Ключников китап кибете хуҗалары үз китапларын бастыралар.

1910 елда Чижова типографиясе В.З.Еремеев  мөлкәтенә күчә.

Әдәбият

Каримуллин А.Г. Татарская книга начала XX века. Казань, 1974;

Каримуллин А.Г. Из истории татарской дореволюционной книги // Здравствуй, книга! Казань, 1989.